Accessibility links

Башкортстан президентына Татарстаннан да сораулар бар


Рөстәм Хәмитов президентлыкка ант китерә, Уфа, 19 июль 2010
Рөстәм Хәмитов президентлыкка ант китерә, Уфа, 19 июль 2010

Шушы айда Башкортстан президентының вазифага керешүенә 100 көн тула. Мәгълүмат чаралары Рөстәм Хәмитовның милли мәсьәлә, башкорт телен укыту һәм башка сорауларга җавабын белергә тели.


Аерым алганда, 21 октябрь көнне Gazeta.ru сәхифәсендә Башкортстанның яңа президенты Рөстәм Хәмитов белән он-лайн сөйләшү игълан ителде.

Анда президент элекке җитәкчедән калган мирас, Башкортстан ягулык-энергетика комплексы язмышы, “президент” атамасына мөнәсәбәте, республикадагы милли мәсьәләгә карашын җиткерер, дип әйтелә.

Сөйләшү алдыннан Gazeta.ru форумында инде сораулар җыела башлады. Алар күбесенчә җирле хакимиятләргә зарлану, ришвәтчелек күренеше, кадрлар сәясәте, социаль проблемнарга багышлана. Әмма араларында сәяси сораулар да очрый.

Мәсәлән, башкорт телен мәҗбүри укыту мәсьәләсе һәр чыгышның икенчесендә кабатлана. Үзен Валентина дип таныткан бер кеше, “мәҗбүри укытуны бетермәсәгез, башка өлкәгә күченү өчен республикадан акча сораячакбыз”, дип яный. Шул ук теманы куәтләп Адил исемле бер форумчы: “Cезне башкортлар президенты итеп түгел, бөтен халыклар җитәкчесе итеп күрергә теләр идек”, дип яза.

Алексей исемле бер кеше “Республикада рус милли оешмаларның булуы сәер тоелмыймы сезгә, Башкортстанда рус мәдәниятен сакларга кирәк булып чыга түгелме?” ди. Ул, шул ук вакытта, милли республикаларның саклануын кирәк дип саныйсызмы, дигән сорау куя.

Дамир Исхаков сораулары

Татарстан җәмәгатьчелек вәкилләре дә Башкортстан президентының 100 көне уңаеннан Рөстәм Хәмитовның киләчәктәге эш юнәлешләре белән кызыксына. Тарихчы, Башкортстан татарлары проблемнарын өйрәнгән галим Дамир Исхаков та Башкортстан президентына үз сорауларын әзерләгән.

Дамир Исхаков
“Беренчедән, Башкортстанда татарлар корылтае кайчан булачак? Башкортлар корылтае булды, җитәкчесе сайланды. Татар җыены турында ишетелгән юк. Аларның корылтаен да җыеп, җитәкчесен сайлау яхшы булыр иде, дип уйлыйлар Казанда”, ди Дамир Исхаков.

Ул президент Рөстәм Хәмитовка татар теленең статусы турындагы сорауны да бирергә тели. Тарихчы Дамир Исхаков: “Китеп барган президент 2003 елда татар теленең статусын үзгәртәбез дигән иде. Әмма шул заманнан Башкортстанда татар теленең статусы үзгәрмәде һәм билгеләнмәде. Бу бик сәер, чөнки бер миллионнан артык татар һәм ярты миллионнан артык татар телле башкортларның теле шушы республикада статуссыз калып бара”, ди.

Татарстандагы этнолог-галим Дамир Исхаковны Башкортстан президентының милли сәясәте дә кызыксындыра. “Ул милләтләргә тигез карарга җыена микән? Моңа кадәр республикада татарларның, башкортлар һәм руслар белән бер дәрәҗәдә үскәне булмады. Бу мәсьәләгә дә президент Рөстәм Хәмитовның фикерен ишетәсе килә иде”, диде ул “Азатлык”ка .

Дамир Исхаков бу сорауларны Gazeta.ru форумында да бирергә җыена. Башкортстан президенты шушы һәм башка сорауларга 21 октябрьдә, Казан вакыты белән 18.00дә җавап бирә башларга тиеш.
XS
SM
MD
LG