Accessibility links

Кайнар хәбәр

КФУда медицина һәм инженер юнәлешләре булачак


Казан (Идел буе) федерал университетында (КФУ) татар милли юнәлештәге белгечләрне әзерләү кимер дип борчылучылар бар.

Казан университетының төп бинасына читтән карап торганда бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Казан дәүләт университеты дигән язу да, Советлар Берлеге заманнарыннан ук калган Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары да бинага беркетелгән килеш тора.

КФУ оештырылу турында Русия хөкүмәтенең карары булды булуын. Тик әлегә бу федерал уку йортына Казан дәүләт һуманитар педагогика университеты, Алабуга педагогия университеты һәм Казан финанс икътисад институтларының ни рәвешле берләшеп китәчәкләре турында Русия хөкүмәтенең махсус карары юк. 2010-2011 уку елын бу уку йортлары моңа кадәр ничек укыткан булсалар, шул килеш дәвам итәләр.

Яңача табиблар кемнәр ул?


Шулай да федерал университет моңа кадәр Казан университетында да һәм аңа кушыласы уку йортларында да бөтенләй булмаган яңа юнәлешләр ачу өстендә эш башлаган. КФУ проректоры Рияз Миңзарипов сүзләренчә, иң башта фундаменталь медицина тармагы булдырылачак. Ул киләсе уку елыннан эшләп китәргә тиеш.
Рияз Мңнзарипов

“Безнең Казан медицина университеты хөрмәткә ия, аннан чыккан белгечләр дә яхшы. Минем аларны кимсетәсем килми. Әмма аннан табиблар һөнәрчеләр кебек чыга. Ул белгеч буларак яхшы булырга мөмкин, әмма хәзерге вакытта табиблар иҗади булырга тиеш”, ди Миңзарипов.

Проректор сүзләренчә, хәзерге табиблар медицина җиһазлары һәм технологияләр өлкәсендә булган яңалыкларны күзәтеп барып, аларны үзләренең эшләрендә кулланырга өлгерми. Шул ук вакытта КФУның физика, химия, биология факультетларында бүген медицинага караган тикшеренүләр бара инде. Әгәр КФУда фундаменталь медицина институты барлыкка килсә, бу тикшеренүләрне киңрәк һәм тирәнрәк алып барырга мөмкинлек булачак.

Рияз Миңзарипов әйтүенчә, алар медицина университетына көндәш булырга җыенмый. Ә узара хезмәттәшлек, киресенчә, яңа белгечләр – технология яңалыкларын яхшы белгән табиб-тикшеренүчеләр әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

Гади генә итеп әйткәндә, медицина университеты кешеләрне дәвалау өчен белгечләр чыгарса, КФУ киләчәктә дәвалау ысулларын һәм алымнарын булдыручыларны әзерләргә тели. Фундаменталь медицина белгечләре химия, биология, физика өлкәсендә булган яңалык һәм ачышларны да иҗади кулланырга тиеш була.

“Бу өлкәдә тикшеренүләр Казан дәүләт техник университетында (КАИ), Казан технология университетында (КХТИ) һәм бездә дә химия, физика, биология факультетларында бара. Без аларның тишеренүләрен дә өйрәнәбез.

Теләгебез медицина университеты, КАИ һәм КХТИдагы хезмәттәшләр белән бергәләп, медицина университетында укучыларны безгә алып килеп, фундаменталь әзерлек бирүне башлау. Яисә магистр програмы ачарга дигән фикерләр дә бар. Бу тикшерүләр төгәлләнгәч, минемчә, киләсе елга факультет ачылырга тиеш”, ди Миңзарипов.

Проректор сүзләренчә, Русиядәге бөтен медицина белеме бирү йортлары университетлардан башлангыч алган. Үз чиратында Казанда да.

КФУ үз инженерларын әзерләячәк


КФУ яңа медицина тармагы белән генә тукталып калмаска җыена. Миңзарипов белдерүенчә, киләчәктә инженер-технология үзәге ачарга исәпләре бар.

“КФУда инженер белгечлекләре ачу тормышка ашарга мөмкин. 19 октябрь көнне Мәскәүдә инженер белгечлекләр буенча бик зур конференция башланды. Анда башкаларның ничек эшләгәнен карыйбыз. Безнең университет кулланышка кертү (внедренческий аспект) эшчәнлеге белән дә шөгыльләнгәнгә икенче елга инженер-технология үзәге булдыру бу өлкәдә яңа этап булып торачак”, ди Миңзарипов.

КФУда булачак әлеге яңалыклар турында ишеткән кайбер белгечләр ипләп-ипләп кенә Казандагы медицина университетын һәм техник югары уку йортларын федерал уку йорты канаты астына кертергә җыеналар ахыры, дигән шик тә белдерә.

Һуманитар институт та кирәк

Әле бүгенгә кадәр КФУга керәчәк югары уку йортларында милли белгечләр әзерләүче факультетлар һәм кафедралар нишләр: аларны бергә кушарлармы, әллә төрле тар гына белгечләр әзерләүче итеп шул ук килеш калдырырлармы -- билгесез. Мисал өчен, татар теле һәм әдәбияты белгечләрен КФУда да, һуманитар педагогика университетында да әзерлиләр.

“Бу хакта сөйләшүләр булды инде. Тикшерүләр әле һаман да бара. Татар филологиясе һәм тарихы бездә бар һәм булачак. Без Татарстанда, һәм андый фәнни юнәлеш бездә булырга тиеш”, диде Миңзарипов.

Аның сүзләренчә, бер үк юнәлештәге белгечлекләрне кушуга килгәндә, бу бергәләп утырып хәл ителәчәк.

Рүзәл Йосыпов
Үз вакытында Казан дәүләт педагогия институтына җитәкчелек иткән, хәзер Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты Рүзәл Йосыпов федерал университетның киләчәгенә шик белдерә.

“Бу яңалык Татарстан мәктәпләрен һәм республикадан читтәге мәктәпләрне татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән тәэмин итү өчен җаваплы хезмәткәрләрдә һәм гомумән туган телне саклау һәм үстерүне кайгырта торган кешеләрдә шик-шөбһә, борчулы уйлар тууга сәбәп булды”, дип белдерә ул “Ватаным Татарстан” газетына.

Йосыпов фикеренчә, КФУ канаты астында һуманитар институт булырга тиеш. Бу институтта татар, рус, инглиз, ихтыяҗ булганда кайбер башка телләрне дә яхшы белгән, әдәбияттан, тарих, фәлсәфә, мәдәнияттән җитәрлек белемнәре булган һәм югары кешелеклелек, әдәп нормаларын үзләштергән югары сыйфатлы белгечләр әзерләнергә тиеш. Һәм алар хәзерге заман шартларында төрле өлкәләрдә уңышлы эшли торган һәм иҗат итәрлек булсын.
XS
SM
MD
LG