Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Төркмәнстанга бара


Газ өлкәсендә төрле проектларда катнашырга теләгән Ашхабадның иң ышанычлы сатып алучысы әлегә Русия генә. Президент Медведев сөйләшүдә үз шартларын куймакчы.

Пәнҗешәмбе көнне Русия президенты Дмитрий Медведев ике көнгә Төркмәнстанга бара.

Аның соңгы сәфәрендә (2009 елның декабрендә) Ашхабад белән Мәскәү аралары бик яхшы түгел иде. Икътисади кризис вакытында газга бәяләр төште. Төркмәнстан үз бәясен “Европа хакларыннан” төшерүдән баш тарткач, Русия газны арзанга Үзбәкстан һәм Казакъстаннан ала башлады.

2009 елның декабрендә Медведев Ашхабадта рус-төркмән мәктәбен ачуда катнашты

Узган елның апрель аенда Төркмәнстанның газ өлкәсе туктап калды. (Русия Төркмәнстан газының 90% ала иде). Ашхабад, газ үткәргечен буш тоту аена 1 миллиард доллар зыян китерә, дип Мәскәүне гаепләп чыкты.

Апрель белән декабрь арасында Русия Төркмәнстаннан газ алмады.

Декабрьдә Медведев Ашхабадка килгәч Төркмәнстан рәсмиләре үзләренең газ мәсьәләсендә Мәскәүгә бәйлелеген күрсәтмәскә тырышып, төрле халыкара проектларда катнашырга әзер булганнарын белдерде.

Төркмәнстан Европа Берлеген газ белән тәэмин итәчәк Набукко үткәргечен һәм Төркмәнстан-Әфганстан-Пакстан-Һиндстан үткәргечен төзүгә катнашырга теләк белдерде. Медведев киткәч тә Ашхабад Кытайга 40 миллиард м3, Иранга 12 миллиард м3 газ җибәрә башлавын игълан итте.

Әмма бу проектлар турында сөйлшүләр генә бара, килешүләр имзаланмаган. Шуңа күрә президент Корбангули Бирдемөхәммәдов 2030 елга кадәр газ сатуны 30 миллиардтан 180 миллиард м3 кадәр арттыру ниятенең сүздә генә калуын теләмәсә - Русия белән яңадан килешү төзергә тиеш булачак, ди белгечләр.
XS
SM
MD
LG