Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Татар тарихы һәм цивилизациясе" китабы тәкъдим ителде


"Татар тарихы һәм цивилизациясе" китабы
"Татар тарихы һәм цивилизациясе" китабы

Фәнни матбага татарлар һәм Татарстан турында инглиз телендә басылып чыккан беренче саллы академик басма дип бәяләнә. Бу китап борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр татарлар тарихы һәм мәдәниятенә заманча караштан чыгып язылган.

Казан Федераль Университетында узган китапны тәкъдир итү җыелышында Ислам Конференциясе Оешмасы баш секретаре Әкмәлетдин Ихсаноглу, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте фәнни тикшеренү үзәге – ИРСИКА гомум мөдире Халит Эрен, галимнәр һәм укучы яшьләр катнашты.

695 битлек калын китапны бастыруда ИРСИКА зур ярдәм күрсәткән. Фәнни хезмәт, мәрхүм галим Миркасыйм Госманов, Татарстан Фәннәр академиясе тарих институты мөдире Рафаэль Хәкимов, Тарих институты, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Фәннәр Академиясе энциклопедия институты, шулай ук Казан (Идел буе) федераль университеты хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән.

Китапны тәкъдир итү чарасында бердәнбер татар телендә чыгыш ясаучы Татарстан Дәүләт шурасының халык вәкиле (депутат) Разил Вәлиев сүзләренчә, татар халкының язмышы катлаулы булган кебек, аның тарихы да шактый катлаулы.

"Бәлки ахырына кадәр объектив чын тарих беркайчан да була алмый торгандыр. Чөнки тарихны гадәттә җиңүчеләр яза. Аерым галимнәр, аерым кешеләр яза. Ә һәр кешенең дөньяга үз карашы, үз мөнәсәбәте була. Әмма тарихчы өчен, ни әйтсәң дә, тарихи хезмәт өчен иң югары бәя -- аның мөмкин кадәр объектив булуы", диде ул.

"Татар тарихын да төрле милләт вәкилләре, төрле караштагы тарихчылар язды. Алар арасында дөньяның бар афәтләрен татарлардан эзләүчеләр дә, Михаил Худяков, Карл Фукс, Лев Гумилев кебек чын гадел тарихны тасвирларга тырышучылар да булды. Һәм 80нче еллардан башлап татар тарихын бездә дә объектив яктырту өчен мөмкинлекләр барлыкка килә башлады.

Дөрес, аңа кадәр дә иманын алыштырмаган, кыйбласын югалтмаган тарихчыларыбыз булды. Алар арасыннан иң беренче булып мин Миркасыйм Госмановны атар идем. Бу саллы китап безгә аның соңгы бүләге, тарихи васыяте. Бездә татар тарихына кагылышлы чыганаклар бик аз сакланган. Аның сәбәпләре күп.

Әмма белүебезчә, чит ил архивларында, китапханәләрендә, бигрәк тә Төркиядә, Ватиканда, Кытайда, Иранда һәм башка илләрдә мондый чыганаклар сакланган булырга тиеш. Бу китапның дөньяга килүе татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки дөнья өчен, Русия өчен дә тарихи вакыйга", диде Разил Вәлиев.

Татарстанда эшләнгән, инглизчә язылган, Төркиядә нәшер ителгән китап Татарстанга 500 данә кайтыр дип исәпләнә. Матбаганы ИРСИКА аша алырга була.
XS
SM
MD
LG