Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү җитәкчелегенә Путин кешесе килде


Дүшәмбедә Собянин Мәскәү Думасы депутатлары белән очрашты
Дүшәмбедә Собянин Мәскәү Думасы депутатлары белән очрашты

Пәнҗешәмбе Мәскәү яңа мэрлы булды. Алдан көтелгәнчә, әлеге урынга вице-премьер Сергей Собянин расланды.

Узган атнада Собянин белән очрашканда Русия президенты Дмитрий Медведев аңа Мәскәү урамындагы тыгыннары бетерүне беренчел мәсьәлә итеп куйды. Шулай ук коррупция белән көрәшергә йөкләмә бирде. Ягъни, шулай итеп, Медведев элекке мэр Юрий Лужковның әлеге проблемаларны хәл итә алмавына ишарәләде төсле.

Ләкин Лужковны эштән җибәрү, әлбәттә, моның белән генә бәйле түгел. Аның 18 ел мэр булып торуында ул Кремль белән шактый гына бәхәсләргә керде. Собянин, киресенчә, Путинга якын кешеләрнең берсе дип исәпләнә.

Ул заманында коммунистларның яшьләр оешмасы җитәкчелегендә торды, һөнәр юлын үзенең туган ягы Ханты-Мансида эретеп-ябыштыручы буларак башлады. Аннары юрист белемен алды һәм күрше нефтькә бай Төмән өлкәсе губернаторы булды.

2005 елдан ул президент Путин идарәсе башлыгы итеп билгеләнде. Ә 2008 елны Медведевның сайлау кампаниясен җитәкләде.

Сергей Собянин
52 яшьлек чал чәчле Собянинның Мәскәү мэры итеп расланачагы беркемдә шик тудырмады. Дүшәмбедә ул шәһәр Думасы депутатлары белән очрашты. Әмма сайлау күз буяу өчен генә уздырыла дияргә була. Чөнки Думадагы 35 депутатның 32се Путин җитәкчләгән “Бердәм Русия” фиркасенә керә.

Сәясәт белгече Кирилл Рогов әйтүенчә, Собянин Путинның бар боерыкларын да үтәячәк.

Ә сайлаулар якынлашканда бу аеруча да мөһим. 2012 елда узачак президент сайлавында ул Мәскәү шәһәрендә кирәкле тавыш саны белән тәэмин итәчәк.

Дәүләт стратегиясе институты җитәкчесе Станислав Белковский фикеренчә, җәмәгатьчелеккә Собянинның Мәскәүдәге тыгыннар һәм башка шуның ише проблемнарны хәл итәр дип әллә ни өметләнергә кирәкми. Бәлкем, халык моны үзе дә аңлыйдыр, әмма ни генә булса да аларның сайлау мөмкинлеге юк. Чөнки Путин 2005 елда губернаторларны сайлау тәртибен үзгәртте. Һәм ул чакта аның бу карарын беренчеләрдән булып нәкъ Собянин хуплап чыккан иде.

Оппозиция Лужков киткәч митинглар уздыру өчен рөхсәт бирелер дип өметләнсә дә, белгечләр башка фикердә тора. Чөнки каршылык чараларына чыгучыларны тоткарлау боерыгы нәкъ Кремльдән килә иде. Лужковка каршы тагын да котырту өчен аларга пикетлар уздыру мөмкинлеге бирүләре дә ихтимал. Ләкин күпмедер вакыт узганнан соң, барысы да кире үз урынына кайтыр сыман.
XS
SM
MD
LG