Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда җанисәп: мутлашулар булуы ачыклана


Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин

Башкортстандагы “Гадел җанисәп өчен” дип аталган җәмәгатьчелек комитеты быелгы халык исәбен алуда да татарларны башкорт дип яздырулар хакында белдерә.

“Гадел җанисәп өчен” комитеты Башкортстан президентына һәм районнар, шәһәрләр хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать кабул итте. Анда республика төбәкләрендә янә дә мутлашулар, татарларны “башкорт” дип яздыру очраклары хакында әйтелә. Шомлы хәбәрләр аеруча, күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран, Бүздәк, Кушнаренко, Чакмагыш районнарыннан килә, дип әйтелә бу мөрәҗәгатьтә. “Гадел җанисәп өчен” комитеты вәкилләре республика президентын, шулай ук районнар, шәһәрләр хакимиятләре башлыкларын җанисәп нәтиҗәләрен бозуга җинаять җаваплылыгы каралуы турында кисәтә.

Башкортстанда халык исәбен алудагы мутлашулар хакында республика татарларының яңарак оешкан берлеге идарәсенә дә хәбәрләр килеп торуы билгеле. Районнарда яшәүче татарлар үз төбәкләрендә җирле хакимиятләр тарафыннан башкортлар саны 2002 елдагы дәрәҗәдән ким булмаска тиеш, дигән таләп куюын ирештерә.

“Шундый барлык очраклар буенча мәгълүматлар туплана, - ди Башкортстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин. - Әлегә безгә теге яки бу төбәктә ялганлашулар булуы хакында хәбәр итүчеләр матбугатка ачыктан-ачык белдерүләр ясарга курка. Чөнки һәркем үзенең гаделлек юллавы өчен эшсез калачагын белә. Ләкин алдагы көннәрдә кыю кешеләр дә табылыр һәм ялган очракларын җәмәгатьчелеккә җиткерә алырбыз”.

Мәҗит Хуҗин, республикада татарларны “башкорт” дип яздыруларга карата ризасызлык белдерү максатында, 27 октябрь көнне, Уфадагы Конгресс-холл бинасы каршында пикет оештырылачагын әйтте.
XS
SM
MD
LG