Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнуллин фестивале: Сәхнәдә – "Мулла"


Казанда драматург Туфан Миңнуллин фестивале бара. Камал һәм Тинчурин сәхнәләрендә республиканың дәүләт театрлары, Башкортстанның татар һәм башкорт дәүләт театрлары, Мари Иленең Шкетан исемендәге драма театры спектакльләрен куя.

Фестиваль репертуарында “Гөргөри кияүләре”, “Дивана”, “Эзләдем, бәгърем, сине”, “Монда тудык, монда үстек”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Саташу”, “Диләфрүзгә дүрт кияү” һәм башка спектакльләр бар.

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры белән Мәҗит Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театры “Мулла” спектаклен куйды. Бу спектакль көчле алкышларга да лаек булды, тәнкыйтьчеләрне бәхәскә дә этәрде.

Туфан Миңнуллинның “Мулла” драмасы 2007 елда “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә беренче урынны алган иде. Шул ук елны аны беренче тапкыр башкорт театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов сәхнәләштерде. Театрның 2008 елгы гастрольләре вакытында спектакльне казаннар да тамаша кылды.Тагын ике елдан соң “Мулла”ны Минзәлә театрында яшь режиссер Дамир Сәмерханов куйды.

“Мулла” – хәзерге заман татар авылы турындагы әсәр. Шуңа да ул тамашачыларны да, театр тәнкыйтьчеләрен дә битараф калдырмады. Ике театрның да җитәкчелеге әйтүенчә, бүген “Мулла” репертуарда иң күп тамашачы җыя торган спектакль икән.

Бу турыда Башкортстанның халык артисты, “Мулла”дагы Вәлиәхмәт образын уйнаучы Алмас Әмиров та әйтте. “Уфада бу иң уңышлы барган спектакльләрнең берсе. Чөнки аның тематикасы да, Туфан аганың драматургиясе дә, куелышы да халык күңеленә якын”, диде ул.

Дамир Сәмерханов
Минзәлә театрының баш режиссеры Дамир Сәмерханов спектакльнең яшь буынны да, өлкән буынны да җәлеп итүе турында сөйләде.

“Мин башта ук яшь тамашачыны күздә тотып эшләдем. Спектакльне яшьләр дә, өлкәннәр дә яратып кабул итте. Чөнки бу әсәрдә тормышта диннең урыны мәсьәләсе күтәрелә.

Хәзерге заманда Интернет булсынмы, башкасымы, тормыш кызу бара. Бүген кич самолетка утырып китеп, төнлә Төркиягә, я башка бер чит илгә барып кайтырга мөмкин. Шундый кызу заманда дин кайсы урында булырга тиеш? Тамашачыга шуның белән кызык бу спектакль, спектакльне карап, ул үзенә нәтиҗә ясый”, ди ул.

Артистлыктан муллалыкка

Гафури театрының премьерасы алдыннан биргән әңгәмәсендә режиссер Айрат Абушахманов: “Нәкъ шушы пьесаны куярга алынуымның сәбәбе дә шул: анда яктылык, өмет бар. Соңгы елларда язылган драма әсәрләрендә ул бик сирәк очрый”, дигән иде.

Спектакльдән соңгы фикер алышулар вакытында “Мулла – безнең заман каһарманымы?” дигән сорау да яңгырады. Кайберәүләр эчтәлектәге вакыйгаларның чынбарлыкка туры килү-килмәвенә шик белдерде. Гафури театрының премьерасыннан соң, “Башкортостан” газетында “Мулла”ны тәнкыйтьләп мәкалә басылып чыкты.

Режиссер Дамир Сәмерханов төп каһарман Әсфәндиярны махсус безнең заман герое итеп куюын әйтте. “Туфан абый пьесада мулланы 22 яшьлек егет дип язган. Әмма ул дөнья күргән, төрмәдә дә утырып чыккан. Шуңа да мин Минзәләгә килеп, спектакльне эшли башлагач, аны безнең заман герое итеп күрсәтү максатын куйдым. Ничек итеп аны күрсәтергә? Бу кеше безгә ничек кызык була ала? Ни өчен без аны тыңларга, аңа иярергә тиеш? Ике сәгать дәвамында тамашачыны тотып тора алырмы? Шуннан чыгып, мин аны өлкәнәйттем”, диде Минзәлә режиссеры.

Бу фикерне Алмас Әмиров та куәтләде. “Бу сәхнәдәге могҗиза гына түгел. Безнең чынбарлыкта да шуңа охшаш хәлне очраткан булды. Бу спектакльне без Уфаның ике-өч төрмәсендә уйнадык. Шаккатып карадылар. Һәм инде бер районга барган идек, анда яңа гына төзелгән мәчетнең берсендә мулла белән сөйләшеп киттек. Ул без барган төрмәләрнең берсендә утырган икән һәм утырган вакытта төрмәдәге мәчетне ачып җибәрүче дә булган. Шушы яшь егет иреккә чыккач та, мәчеткә мулла булып килгән.

Алмас Әмиров
Туфан ага нәкъ өстенә баскан: Әсфәндияр мулланы безнең заман герое дип әйтергә була. Гомумән, Туфан аганың драматургиясендә чынбарлыкка туры килмәгән күренешләр булмый.

Бу спектакльне үзебезнең авылга алып кайтып күрсәтү хыялым бар. Аны районнар буйлап күбрәк күрсәтәсе килә, чөнки күпме куябыз инде, битараф калган тамашачы юк”, диде Алмас Әмиров.

Туфан Миңнуллинның бәхәсләр уяткан “Мулла” пьесасы театрларның да, тамашачыларның да яраткан спектакле булып киткән. Аны халык театрлары да куярга алына башлаган. Хәзер ул Әтнә халык театры сәхнәсендә дә бара.

Гафури театрының мөдире Рәис Исмәгыйлов “Спектакльдән соң кайберәүләр башка бер дә эчмәячәкмен, дип чыгып китә”, дигән иде.

Минзәлә театрында исә актер булып эшләүче Нур Хөсәенов “Мулла” спектаклендә уйнаганнан соң, артистлыктан муллалыкка киткән. Ул хәзер Актаныш районының Татар Суыксуы авылында яңа ачылган мәчетнең имамы. Театрда эшли башлаганчы Нур Хөсәенов Чаллыдагы мәдрәсәне тәмамлаган булган.

Бу хәл театрның да, мәчетнең дә бер максатка – рухияткә, иманны үстерүгә хезмәт итүен тагын бер тапкыр раслый.
XS
SM
MD
LG