Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында сәламәт тукланырга өйрәтәләр


Тәрбияче Айгөл Фәтхетдинова балалар белән
Тәрбияче Айгөл Фәтхетдинова балалар белән

Сәламәт тәндә сәламәт рух. Бу гыйбәрәне күпләр белә. Әмма без элек сәламәтлегебезне ныгыту өчен физик күнегүләр белән шөгыльләнергә генә кирәк дигән фикердә булдык.Сәламәт туклану хакында күп очракта уйланылмый да иде.

Соңгы елларда Русия дөньякүләм билгеләнеп үтелә торган сәламәт туклану көнендә катнаша башлады. Аның максаты, иң беренче чиратта, кешеләрнең игътибарын чиста, химик матдәләр кушылмаган ризыклар белән һәм дөрес тукталуга юнәлтү. Шул ук вакытта көндәлек рационда төрле витаминнарга бай ризыклар кулланырга кирәклеге хакында да аңлатмалар бирү. Тиешлечә тукланганда гына сәламәтлекне саклап була.

Балалар бакчаларында нәниләрнең туклану кагыйдәләренә игътибар югары, таләпләр зур. Балаларның үзләренә дә туклану кагыйдәләрен аңлаталар. Ижау шәһәренең 19нчы балалар бакчасы төркеме Русия күләмендә “Сәламәт туклану” проектында катнашып, җиңүчеләр сафында аталды. Дөньякүләм сәламәт туклану көненә дә балалар республикада үстерелгән яшелчәләр турында мәгълүмат туплаган.

Балалар бакча ашханәсе пешекчесе белән яшелчәләрдән винегрет ясарга килештеләр. Алты яшьлек малай-кызларның кайберәүләре пычакны инде оста итеп тота белә, яшелчәләрне вак-вак итеп турый. Кайберәүләренең әлегә бик үк барып та чыкмый. Әмма алар барысы да тырышып сәламәт туклану көненә тәмле ризык әзерләүдә катнашты.

Балалар ризыклар әзерләгәндә аларны яшел тәмлеткечләр белән бизәргә дә тырышалар. Ул көнне пешекче апалары шулай ук кыярдан чәчкәләр ясарга да өйрәтте. Шулай итеп, сәламәт туклану көнендә балалар мәгълүмат туплап кына калмады, ул ризыкларны өстәлгә матур итеп бизәп бирергә дә өйрәнде.

Тәрбияче Айгөл Фәтхетдинова бакчада сәламәт туклануга игътибар итүләре хакында сөйләде. Шул ук вакытта татар халкының милли ризыклары белән дә балаларны таныштыруларын, булдыралган кадәр нәниләрнең дә аларны әзерләүдә катнашуларын җиткерде.

Сабыйларга сәламәт тукландыру турында аңлатып, аларга пешекчеләр бакчада ризыкларны төрләндереп кенә чикләнми. Бакча хезмәткәрләре нәниләрнең гаиләләрендә дә сәламәт туклануга игътибарны юнәлтергә тырыша.
XS
SM
MD
LG