Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Госманов: “Яшьләргә татарча аралашу кирәк”


Илдар Госманов
Илдар Госманов

Сембер шәһәрендә тарихи мәчет җитәкчесе булып эшләүче Илдар әфәнде Казандагы чараларда да катнашып барырга тырыша. Быел ул IV Бөтендөнья татар яшьләре форумында да булган иде. Аның белән Сембер татар яшьләре тормышы турында сөйләштек.

Илдар Госманов теләк булганда, барысын да үзгәртергә, милли проблемнарны да җиңәргә була, барысы да үзеңнән тора, дип саный. Шулай ук бөтен дөньядагы татар яшьләренә аралашып яшәү бик мөһим, дигән фикердә тора ул. Илдар Госманов татарча социаль челтәрләрне арттыру яклы.

Сембер өлкәсендә татарларның, татар яшьләренең хәле ничек? Бергә җыеласызмы, нинди дә булса чаралар оештырасызмы?


Бездә чаралар күп оештырыла. Мисал өчен, татар яшьләренең өлкә форумы булды, аена бер тапкыр татар дискотекалары үткәрелә. Шунда татар артистларын чакырабыз. Татар яшьләренә төрле кичәләр дә үткәрәбез. Аулак өй дигән кичәне булдырырга, элекке гореф-гадәтләрне торгызырга ниятлибез.

Илдар, ә үзегездә милли үзаңны ничек саклап калдыгыз, Сембер татарларына бу өлкәдә нинди дә булса ярдәм бармы?

Мин үзем 99% татарлар яши торган районнан. Анда асылда татар теле кулланыла. 6 яшькә кадәр, мәктәпкә барганчы, урыс телен белми идем дә мин.

Сембердә татар мәктәпләре дә бар. Татар телендә дәресләр, татар телендә чаралар үткәрелә. Казаннан концертлар килә. Шулай ук мәчеттә вәгазьләр татар телендә алып барыла. Татар теле, беренчедән, гаиләдән, икенчедән, тәрбиядән килә, минемчә.

Сембер өлкәсендә татарларның төп проблемы нинди? Каршылыклар бармы?

Каршылыклар, проблемнар ялкаулыктан килә инде. Барысы да үзеңнән тора, минемчә. Теләсәң барысы да була, теләмәсәң, шулай ук кала.

Ә теләүчеләр бармы соң?

Теләүчеләр бар, киләләр, йөриләр. Егерме-утыз актив кеше бар.

Татарлар үзара татарча сөйләшәме?

Татарча да, урысча да сөйләшәләр. Төрлесе бар. Белгәне белән татарча сөйләшәсең инде, белмәгәненә, татарча өйрәнергә кирәк, дип аңлатасың.

Әгәр дә көчегездән килсә, нәрсәне үзгәртергә теләр идегез?

Беренчедән, региональ компонентны кертер идем. Икенчедән, гаиләгә күбрәк игътибар бирергә теләр идем.

Татарстан татарлары, Казан татарлары белән элемтәдә торасызмы?

Даими элемтәдә торабыз. Безнең арабыз 250 километр. Без аларга киләбез, алар безгә. Бергә чаралар оештырабыз.
Минемчә, безгә күбрәк татарча сөйләшергә, татарлар белән танышырга, элемтәгә керергә кирәк. Безнең гасырда социаль элемтәләрнең әһәмияте зур. Татарча социаль челтәрләр күбрәк булсын иде.

* * *

Сембердә яшәүче татар егете яшьләргә аралашып яшәү әһәмияте турында әйтте. Илдар Госманов сөйләвенчә, бүген социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирергә һәм телне-милләтне үз көчебез, үз элемтәләребез белән сакларга кирәк. Ә яшьләрнең татарча аралашуы һәм, гомумән, бер-берсе белән элемтәдә булуы -- үзе үк киләчәкнең татарча булуына ышаныч уята.
XS
SM
MD
LG