Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Русия президенты килде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Русия президенты Дмитрий Медведев аерым сөйләшеп алды, 26 октябрь, Чаллы, 2010 ел.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән Русия президенты Дмитрий Медведев аерым сөйләшеп алды, 26 октябрь, Чаллы, 2010 ел.

Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстанга рәсми сәфәр белән килде. Ул дәүләт комиссиясе утырышын үткәрде, Рөстәм Миңнеханов белән очрашты, ТАНЕКОда булды.

Русия президенты Дмитрий Медведев Чаллыда президент каршындагы Русиянең модернизациясе һәм технологик үсеше дәүләт комиссиясе утырышын үткәрде. Анда федераль министрлар, зур бизнесс вәкилләре, төбәк җитәкчеләре катнашты.

Комиссия утырышында Русия президенты, торак-коммуналь хуҗалык тармагында күрсәтелә торган хезмәтләр губернаторлар белән эшләгәндә игътибар үзәгендә торачак, дигән белдерү дә ясады.

Дмитрий Медведев, Русия төбәкләре җитәкчеләреннән энергияне нәтиҗәле саклау программаларын кабул итүне тизләтергә чакырды, дип хәбәр итә рәсми чыганаклар. Президент сүзләренчә, 54 төбәктә андый программалар бар, 24ндә алар раслана, тагын 4 субъектта - әзерләнә.

"Губернаторларны ашыктырырга кирәк, алар бу эшне тизрәк башкарсын, ә кем аны эшли алмый икән - сәбәпләрен аңлатсын", дип кисәткән Дмитрий Медведев.

Татарстан җитәкчесенә бу яктан куркасы юк. Җыенда республика иң алдыңгы төбәкләрнең берсе итеп күрсәтелде. Комиссия утырышына кадәр Русия президентына Чаллыдагы бер торак йортта урнашкан энергияне исәптә тоту системын күрсәттеләр. Аны караганнан соң Русия президенты Татарстанга мактаулар белдерде.

Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашуда Дмитрий Медведев: " Бу бик зур тәэсир ясый торган әйберләр. Идән астындагы торбаларның күренеше дә бик мөһим", дип белдерде.

Дмитрий Медведев "ТАНЕКО" хезмәткәрләре белән сөйләшә, 26 октябрь, 2010 ел.
Көндезге сәгать 1 тирәсендә Дмитрий Медведев Түбән Камада булды. Анда ул "ТАНЕКО" нефть эшкәртү корылышын эшләтеп җибәрүдә катнашты. Аерым алганда Русия президенты, компьютердагы программада бер төймәгә басып, ягулык суырту җайланмасын кабызды.

Шулай итеп, "ТАНЕКО" комплексы әлегә җиһазларны көйләү, аларны эшләтеп карау режимында булса да, эшен башлады.

Анда булганда Дмитрий Медведевны киләсе елга Түбән Кама сабан туена чакырганнар, дип хәбәр ителә. Ул “мөмкинлек булса, килермен”, дип җавап биргән. Быел җәй Русия президентын Түбән Кама сабан туенда көткәннәр иде.

Русия җитәкчесен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль хөкүмәт вице-премьеры Игорь Сечин, Русия Думасы рәисе урынбасары Олег Морозов, Русия президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков һәм башка түрәләр озатып йөрде. Рәсми кешеләр төркемендә элекке президент, дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев та күренде.
XS
SM
MD
LG