Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Хәмитов: Нефть ширкәтләрен саткан акчалар республикада калды


Рөстәм Хәмитов матбугат очрашуында, 26 октябрь
Рөстәм Хәмитов матбугат очрашуында, 26 октябрь

Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов сишәмбе көнне Уфада журналистлар өчен матбугат очрашуы оештырды.

Әлеге матбугат очрашуына әзерлек күпкә алдан башланган иде. Рөстәм Хәмитовның президентлык вәкаләтләрен үтәүгә керешүенә 100 көн тулуга багышланган шушы аралашу ике сәгатькә якын барды.

Матбугат очрашуында катнашуга чикләүләр булмады. Республиканың, Русиянең һәм чит илләр мәгълүмат чараларының журналистлары да катнашты анда. “Азатлык” радиосының да Башкортстандагы ике хәбәрчесе шулар арасында иде.

Рөстәм Хәмитов башта сүзне үзе алып, президент эшчәнлегендә төп максатлар итеп халыкны, эш, хезмәт хакы һәм торак белән тәэмин итүне куюын ассызыклады. Үзенең эшчәнлегендәге тәүге 100 көнгә бәя биреп ул Башкортстанда яңа хөкүмәт төзелеп бетүен, кайбер яңа башлангычларга юл ачылуын әйтте.

Ә инде премьер-министрны билгеләү мәсьәләсенә кагылып ул, республикада хөкүмәт рәисе бөтенләй дә булмаска да мөмкин дигән фикере белән гаҗәпләндерде. Башкортстанда, Чечняга ияреп, президент атамасын үзгәртү ниятләре булмавы да кабат яңгыратылды.

Матбугат очрашуы вакытында
Халыкны торак белән тәэмин итүгә бәйле, Рөстәм Хәмитов киләчәктә арзанлы ипотекага өстенлекләр биреләчәген әйтте. Шулай ук тузган торак мәсьәләсен хәл итүнең отышлырак юлларын эзләвен дә билгеләп үтте президент. Авыл хуҗалыгындагы проблемаларга килгәндә, президент сүзләренчә, республикада эшкәртү тармагын үстерүгә игътибар арттыру кирәк. “Алайса күрше төбәкләр бездән арзанга гына терлекчелек әйберләрен алалар да, аннан төрле әзер ашамлыклар җитештереп, безгә үк кыйбат бәягә саталар”, - диде Хәмитов.

Шушы көннәрдә генә Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов бер әңгәмәсендә республиканың нефть ширкәтләрен сатудан кергән акчаларның читкә китмәвен, ә кайбер хәйрия фондларында калганын әйткән иде. Журналистлар бу хәбәрнең дөрес булу-булмавы хакында да сорау бирде. “Миңа җиткерелгән мәгълүматлар буенча, ул акчалар чынлап та республика карамагындагы хәйрия фондларында. Киләчәктә ул акчалар мотлак рәвештә Башкортстан файдасына эшләргә тиеш”, - диде Рөстәм Хәмитов.

Республикадагы танылган татар галиме, этносәясәт белгече, “Ачык Уфа” бәйсез интернет сәхифәсе вәкиле Илдар Габдрафыйков биргән сораулар республикада милләтара мөнәсәбәтләргә һәм оппозиция вәкилләре белән элемтәләрне үстерүгә бәйле иде. Бу сорауларга җаваплар башкаларына караганда иң күп вакытны алды һәм президент шактый киеренке халәткә керде ул мәлдә. Рөстәм Хәмитов, элекке президент чорындагы сүзләрне кабатлап, Башкортстанда милләтара тарткалашлар юк дип төрле дәлилләр китерергә тырышты.

Матбугат очрашуы вакытында
Оппозиция белән элемтәләрне ныгытуга үз карашын белдереп, бу юнәлештә эш алып барыла, кайбер партияләрнең вәкилләре белән очрашулар булды да инде, дип белдерде ул. Президент үзенең оппозиция белән аңлашып эшләргә әзер булуын искәртеп, шул ук вакытта бу оппозиция тәгаен тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итсен, ә үз эшчәнлеген хакимиятләрне “коры сүгүгә” генә кайтарып калдырмасын дигән фикерен әйтте. “Оппозиция койма астыннан өргән этләргә тиң булмасын”, - ди Рөстәм Хәмитов.

Матбугат очрашуы алдан ук ике сәгать дәвам итәчәк, дип белдерелсә дә, ул төп-төгәл 1 сәгать 45 минут кына барды. Журналистларның күңелен кырганы шул булды – бу очрашу барган “Конгресс-холл” бинасы залы артык яңгырый, акустика сыйфаты бик начар, шуңа күрә дә сорауларны да, җавапларны да ишетү бик кыен иде. Киләчәктә мондый сөйләшү-аралашулар башка бинада оештырылсын иде, дип теләде журналистлар.
XS
SM
MD
LG