Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгар – Алтын Урда ядкәре


Хәзерге вакытта Татарстанда Болгар һәйкәлләрен торгызуга зур игътибар бирелә. Әлбәттә, Болгарны торгызу бик изге эш, әмма аны Идел Болгариясе һәйкәле итеп таныту һәм Алтын Урда әһәмиятен, аның хәлиткеч ролен күрсәтмәү борчылу уята.

Болгарның тарихи һәйкәлләре XIII-XIV гасырларда (соңрак та) салынган, ягъни алар – Алтын Урда һәйкәлләре булып тора. (Болгар дәүләтен 1230нчы елларда татар-монгол гаскәрләре юк иткән). Алтын Урда һәйкәлләре Русиядә бер генә урында – нәкъ Болгар шәһәрендә сакланып калган. Бу һәйкәлләрнең Идел Болгариясенә катнашлыгы зур түгел.

Шуның өстәвенә, Болгар – Алтын Урданың беренче башкаласы. Биредә татар ханнары кенәзләргә ярлыклар өләшкән, илчеләрне кабул иткән. Биредә Бату хан Сарае табылды. Болгар –Сарай-Бату, Сарай-Бәркә белән бер дәрәҗәдә татарның иң бөек дәүләтенең символы булып тора. Шуңа Болгарны Алтын Урдадан аерырга беркемнең дә әхлакый хокукы юк.

Башка бик күп татарлар кебек үк, мин дә безнең төп ата-бабаларыбыз – Алтын Урда татарлары булган дип саныйм. Бату хан белән килгән татар-монголлар да бик зур, позитив роль уйнаган. Татар халкының бишеге булган Җүчи Олысына алар нигез салган. Татар этносы Алтын Урда дәүләтендә төрки һәм башка халыкларның кушылуы нәтиҗәсендә туган. Бәлкем, кемнеңдер үзен татар-монгол явы, Бөек Дала вә Урда белән бәйлисе килмидер, әмма бу безнең төп тарих.

Минтимер Шәймиев, татар тарихы катлаулы, аны болгар чорына гына кайтарып калдырырга ярамый, дип әйткән иде. Ул бу фикерен үзгәртмәгән дип өметләнәм.

Болгароцентризм күренешенең җәмгыятьтә яклау табуы бигрәк тә куркыныч уята. “Татар” дигән горур атаманы “читтән көчләп тагылган ахмак кушамат” дип әйтүче аерым “җәмәгать эшлекләре” өчен миңа оят. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм.

Болгароцентризм татар халкын таркатуга һәм ахыр чиктә татар халкының юкка чыгуына китерергә мөмкин.

Казан татарларының территориаль яктан (турыдан-туры этник яктан түгел) болгарларга бераз катнашлыгы булса да, башка төбәк милләттәшләренең, себер, әстерхан татарлары, мишәрләрнең һ.б. болгар кабиләләре белән бернинди бәйләнеше юк.

Мин, болгарларга чамадан тыш игътибар бирелгән бу чорда үскән буын киләчәктә “татар” дигән горур атамадан баш тарта башлар, шул рәвешле татар халкын таркатыр, дип борчылам.

Болгарлар татар халкын төзүдә катнашкан булса да, аларның роле хәлиткеч түгел. Минемчә, болгарлардан чуаш милләте чыккан. Мин Болгарны Алтын Урда һәйкәле итеп танытырга кирәк дип саныйм, чөнки Болгар – Алтын Урда һәйкәле.

Болгарны Идел Болгариясе дәүләте дигән исем астында торгызу болгарчылар коесына су коя, минемчә.

Минтимер Шәймиев – акыллы җитәкче һәм артык күпертүләрне гаеп итеп килә. Болгароцентризм шундый куркыныч әйберләрнең берсе ул. Болгароцентризм аның бөек хезмәтләренә күләгә төшермәс дигән өметтә калам.

Болгарны торгызучы Минтимер Шәймиев татар дөньясында бик абруйлы шәхес, аның сүзе һәм эше бик җитди кабул ителә, бигрәк тә яшьләр арасында.

Мин Минтимер Шәймиевка хат юлладым (12.10.2010), анда бу хактагы фикерләремне яздым. Ул минем хатымны укыды дигән җавап килде (14.10.2010).

Очраклы хәлме, юкмы, әмма минем хат дәүләт киңәшчесенә җибәргәннән соң Казанда инглиз телендәге "Татар тарихы һәм цивилизациясе" китабы тәкъдим ителгәндә (20.10.2010) Минтимер Шәймиев Алтын Урда һәм башка татар дәүләтләренең зур ролен уйнаганын әйтеп китте.

“Алтын Урданы искә алыгыз, Бөек Ватан сугышы шартларында 1944 елда Алтын Урда тарихы тыелган иде. Тарихка менә шундый зур әһәмият бирелгән. Шул рәвешле безгә куллану өчен тарих тагылды, бу безнең авыздан чыккан тарих түгел иде”, диде ул.

Тарихи баланс торгызылыр дип өметләнәм.


Искәндәр Әхмәдов
Томски өлкәсе Яшьләр парламенты әгъзасы,
Бөтендөнья Татар Яшьләре Форумы (Җыены) Шурасы әгъзасы


Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG