Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин һәм Ак Барс: өметләр тормышка ашсын


Дүшәмбедә “Рубин” ачык күнегүләр үткәрде. Алгы сыфта: Алан Касаев (с) һәм Сергей Корниленко
Дүшәмбедә “Рубин” ачык күнегүләр үткәрде. Алгы сыфта: Алан Касаев (с) һәм Сергей Корниленко

2 ноябрь көнне Казанның “Рубин” футбол такымы Чемпионнар лигасында, Грециянең “Панатинаикос” командасы белән уйнаячак. Очрашу башкаланың Үзәк стадионында узачак. Ә “Ак Барс” 30 октябрьдә КХЛ чемпионатында “Югра” такымына 2:3 исәбе белән җиңелде.

Соңгы ике елның Русия премьер-лигасы чемпионы “Рубин” Чемпионнар лигасындагы хәлиткеч уеннарның берсенә әзерләнә. Ул 2 ноябрь көнне Грециянең “Панатинаикос”ын кабул итә.

Ә 30 октябрь көнне Татарстанның “Ак Барс” хоккей такымы Ханты-Мансийскиның “Югра” такымы белән көч сынашты һәм буллитлар нәтиҗәсендә 2:3 исәбе белән җиңелүгә дучар булды. “Ак Барс” аннан алда үз бозында Казакъстанның “Барыс”ын җиңә алмаган иде. Казан такымының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов сүзләренчә, бу ике җиңелү бер-берсеннән аерылып тора.

“Уенчылар бу уеннарга тиешенчә хәзерләнмәде һәм җиңәргә теләмәде, дип әйтә алмыйм. Алар арасында бернинди дә сүлпәнлек булмады. “Югра” капкасына алка кертә алмавыбыз көндәшебезнең саклануны яхшы оештыруыннан торды”, дип белдерде Биләлетдинов.

“Ак Барс быел чемпион була алмас”


“Татарстан яшьләре” газеты баш мөхәррир урынбасары Атлас Гафиятов сүзләренчә, “Югра”ның “Ак Барс”ны “Татнефть арена”да җиңүе, беренче чиратта андагы яшь уенчыларга күбрәк мөмкинлек бирелүеннән.

“Монда “Югра”ның үҗәтлеген атап китер идем беренче чиратта. Аннан соң такым составын тикшерә башласак, аларда Кирилл Петров кебек бездә уйнаган яшь малайлар уйный. Алар яшьләргә йөз тота.

Минем уемча, быел “Ак Барс” чемпион булып кала алмаячак. Мин – әлбәттә, ватанпәрвәр. Күпләр менә Ак Барс узган елда да шулай уйнаган иде, диләр. Әмма уен юк бит. Һөҗүм итәләр, ләкин алка кертә алмыйлар. Морозов та – элеккеге Морозов түгел хәзер. Зарипов та җәрәхәт алды. Шуның өчен такымга үзебездә әзерләнгән яшьләрне җәлеп итәргә кирәк.

Гел беренче урын була алмый. 5нче урынны ал, 10нчы урынны ал. Аннан соң шул яшьләр үсеп, алдынгы урыннарны алырга була. Мин быел күбрәк Түбән Кама “Нефтехимигы” өчен җанатам. Чөнки андагы уенчыларның өчтән береннән артыгы Әлмәт, Түбән Кама, Казан малайлары”, ди Атлас әфәнде.

“Ак Барска татар егетләрен алырга кирәк”

Атлас Гафиятов Ак Барска татар уенчыларының алынмавына борчылуын да үз сүзләренә өсти.

“Билгеле, анда Зарипов – бердәнбер татар хоккейчысы. Югыйсә безнең хоккей мәктәбеннән чыккан күпме татар малайлары бар. Шуларны әкрен-әкрен генә “Ак Барс”ка кертергә кирәк. Монда ул юк бит. Бездә гел читкә саталар. Үзебезнең малайлар читтә уйнап йөри. Бездә, булмаса, татар малайлары җитәрлек бит.

Гомумән татарларны җыярга кирәк. Чамасын белеп кенә. Ринат Ибраһимов дигән татар малае уйнап йөри әнә. Равил Госмановлар бар иде. Ярый Зариповны алып кайттылар инде. Ул такымның бренды кебек булды”, ди Атлас Гафиятов.

Рубин Чемпионнар лигасындагы D төркеменнән чыга алырмы?

Татарстанның Русия футбол лигасында соңгы ике елда алтын медальләр яулаган “Рубин” такымына быел өченче тапкыр алтын медаль алу бәхете елмаймас кебек. Хәзер ул премьер-лигада икенче урын өчен көрәшә.

29 октябрь көнне “Рубин” Самарда “Крылья Советов”ны 0-2 исәбе белән җиңеп кайтты. 31 октябрьдә икенче урын өчен төп көндәше “ЦСКА” “ Сатурн” белән 1-1 исәбенә уйнап, Казан такымына “җиңел сулыш” алдырды.

Ә 2 ноябрь көнне “Рубин” үз кырында Грециянең “Панатинаикос” такымы белән көч сынашачак. Грекларның да бу көннәрдә кәефе шәптән күренә. Чөнки ул да соңгы уенында көндәше “Олимпиакос”ны җиңүгә иреште.

Казан җанатарлары “Рубин”ның көндәше кем һәм аның нинди генә уңышка ирешкән булуына карамастан, Чемпионнар лигасында төркемнән чыгачагына өметләнә.

Атлас Гафиятов та, бу уенда “Рубин”ны бары тик җиңү генә канәгатьләндерә ала, дип белдерә.

“Минемчә “Рубин” җиңәргә тиеш. Аңа чигенергә юл юк. Чөнки гел җиңүчесез генә уйнап, алга барып булмый. Бу уенда Корбан Бердыев күбрәк легионерларны уйнатыр, дип уйлыйм. Безнең һөҗүмчеләр җитәрлек. Ярымсакчылар җитәрлек. Сакчыларны әйтеп тә тормыйм. Монда башкача уңышка ирешеп булмый. Иң яхшы саклану – һөҗүм булачак.

“Рубин” бу уенда да җиңмәсә, аның шансы бетә. Ул бу уеннан соң “Копенһаген”ны гына җиңә алыр. “Барселона”ны җиңәр, дип уйламыйм мин. “Рубин” “Панатинаикос” һәм “Копенһаген”ны җиңгән очракта да икенче урынны алуы бик шикле. Шанслар бар, әлбәттә”, ди Атлас Гафиятов.

Рубин моннан алда D төркемендә Даниянең “Копенһаген” такымына 0-1 исәбе белән җиңелеп, ярышны өч пунктын югалтып башлаган иде.

Икенче уенда “Рубин” үз өендә Испаниянең данлыклы “Барселона” такымын кабул итте. Узган ел Каталон вәкиленнән 4 пункт алып, футбол дөньясын таң калдырган Казан спортчылары, быел да башкалада бу такым белән 1-1 исәбе белән уйнап, узган елгы уңышларының очраклы булмавын исбатлады.

Рубин моннан ике атна элек Грециянең “Панатинаикос” такымына кунак булды. Греклар өчен хәзер инде Чемпионнар лигасында дәвам итү генә түгел, Европа лигасына эләкмәү куркынычы да янаган бу уенда, ике такым да кирәкле 3 пунктны ала алмады. Уен 0-0 исәбе белән тәмамланды.

2 ноябрьдә грекларны кунак итү чираты – “Рубин”да.

Казан вәкиле 24 ноябрьдә шулай ук үз кырында Даниянең “Копенһаген”ы белән уйнаячак.

Бу ике ил чемпионнарыннан өчәр пункт алу – “Рубин”ның үз кулында. Аның Чемпионнар лигасы D төркемендәге соңгы уены 7 декабрьдә Испаниядә узачак. “Барселона”га каршы узган ел уйнаганда елмайган бәхет быел да Казан такымын читләтеп үтмәсен иде, дип телисе кала.

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG