Accessibility links

Мөселман модасы: кемгә бәйрәм, кемгә хәрәм


Мөселман модасы: кемгә бәйрәм, кемгә хәрәм
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:09 0:00
йөкләү

Казанда мөселман модасы атналыгы "Islamic Clothes" II халыкара мөселман модельерлары фестивале белән тәмамланды. Бу чарада үз киемнәрен Индонезия, Иран, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм Русия дизайнерлары тәкъдим итте.

Казанда шау-гөр килеп мөселман модасы атналыгы узды. Дин әһелләре арасында бу күренешкә каршы булучылар да бар. Алар мөслимәләрнең матур киенеп йөрүенә каршы түгел, әмма ислам дине хатын-кызларның кием күрсәтеп, манекен булып йөрүләрен тыя, ди алар.

Казанда мөселман модасы атналыгы "Islamic Clothes" II халыкара мөселман модельерлары фестивале белән тәмамланды. Бу чарада үз киемнәрен Индонезия, Иран, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм Русия дизайнерлары тәкъдим итте.

Мөселман модасы атналыгының төп оештыручыларының берсе “Татарстан мөслимәләре” җәмгыяте башлыгы Наилә Җиһаншина сүзләренчә, әлеге чараның төп максаты – мөселманнар өчен кием ясаучы дизайнерларга мөселман киеменең нечкәлекләрен аңлату һәм бу киемнәрне татар халкына яраклаштыру булса да, мода фестивален милли рухта үтте дип әйтеп булмый.

Мода бәйгесенең зур сәхнәдә урнаштырылган баннерында инглиз һәм урыс теле белән беррәттән татарча язылган җөмләдә – мөселманның – "мөселмән", бәйгенең – "конкурс" диелүе, фестивальнең миллилектән ерак торуын күрсәтә.

XS
SM
MD
LG