Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли мәдәнияткә бюджет акчалары эләгерме?


Татарстан Дәүләт шурасы киләсе 3 елга бюджет өлгесен карады. Милли мәсьәләләр комитеты әдәбият һәм милли мәдәнияткә карашны үзгәртергә сорый.

Дәүләт шурасының көн тәртибенә берничә дистә сорау кертелсә дә, игътибар үзәгендә бюджет мәсьәләсе торды. Депутатлар алдында Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шәһиәхмәтов һәм финанслар министры Радик Гайзәтуллин чыгыш ясады.

Республика финанс белгечләре алдагы елларга казнаны планлаштырганда тулаем җитештерүнең, нефтьнең бәясе артуына өмет итә. Шулай ук, хакимият Татарстаннан Мәскәүгә җибәрелгән 70%тан артык салым акчасыннан бераз булса да, махсус програм рәвешендә кире кайтачак, дип фаразлый.

Бөтен республика муниципаль берәмлекләрнең бюджетларын кушып санаганда, киләсе елга бюджетның керемнәре 103 миллиард тирәсе булачак дип көтелә. Чыгымнар – 10 миллиардка күбрәк.

Финанслар министры, 2011 бюджетында социаль бурычларга өстенлек биреләчәк, дип белдергән иде. Анда укытучыларга яңа тариф системы нигезендә түли башлау өчен 2 миллиард сум чыгым да каралган. Нәтиҗәдә аларның эш хаклары 16%ка артырга тиеш. Бу проект өчен өстәмә акчалар каралмаган, әмма бу програм өчен акча табачакбыз, дип ышандыра хакимият.

Бюджет проекты комитетларда каралганда да, бүгенге утырышта да депутатлар аңа тәкъдимнәр кертү өчен тырышты.

Мәсәлән, Дәүләт шурасы утырышында тел, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев чыгыш ясады. Ул үзенең нотыгында милли мәдәният һәм әдәбиятка мөнәсәбәтне үзгәртергә чакырды.

“Башкалабызда һәм башка шәһәрләрдә яңа биналар калкып чыга, метро, спорт сарайлары, банклар, рестораннар корыла. Барысы да әйбәт шикелле, бары тик әдәбиятка гына мөнәсәбәт үзгәрми.

Чаллы шәһәренең дәүләт театры бай кешенең мунчасы хәтле бинада җан асрый. Республиканың иң хәлле шәһәре – Түбән Камада дәүләт театры элеккеге кафе бинасында көн күреп ята. Качалов театрындагы ремонтның да очы-кырые күренми.

Милли китапханәгә яңа бина төзү тормышка ашмаслык хыялга әверелде бүген. Яңа бина төзү турында беренче хөкүмәт карары чыгуга 50 ел тула. Иң югары дәрәҗәдә вәгъдәләр бирелде, бәйгеләр үткәрелде, әмма берсенең дә нәтиҗәсе булмады”, диде Разил Вәлиев.

Дәүләт шурасы комитеты башлыгы һәм шагыйрь Разил Вәлиев шулай ук иҗат кешеләренең хәленә дә игътибарны юнәлтте.

“Совет чорында роман, повестьлар язган атаклы әдипләребез, симфония, җырлар иҗат иткән композиторларыбыз гонорар хисабына гаиләләрен туйдырган, тормыш алып барган булсалар, бүгенге көндә бу мөмкин булмаган нәрсәгә әверелде.

Газет-журналлар бөтенләй гонорар түләми, түләгәннәренең әҗере – бер тапкыр “Бәхетле” кибетенә кереп чыгарга да җитми. Иҗат эше – иcкиткеч катлаулы хезмәт. Иҗат әһелләрен бушка эшләтеп, яшәү белән үлем арасына кую – бер яктан гөнаһ булса, икенче яктан профессиональ әдәбиятның киләчәген куркыныч астына куя”, диде ул.

Шулай ук, Разил Вәлиев, "Татарстан – Яңа гасыр" иярчен каналының бүлекчәләрен Башкортстанда һәм Оренбур өлкәсендә дә ачуга акча тапсак, Конституциядәге читтәге татарларга ярдәм турындагы 14 маддәне гамәлгә ашыруга тагын бер адым алга атлар идек, дигән белдерү дә ясады.

Киләсе 2011 елга һәм 2012-2013 елларга планлы бюджет беренче укылышта кабул ителде. Аларга үзгәрешләр икенче укылышта кертелергә тиеш.
XS
SM
MD
LG