Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ходорковский соңгы сүзен әйтте


Ходорковский мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:56 0:00
йөкләү

2 ноябрьдә Михаил Ходорковский Мәскәү мәхкәмәсенә килеп, аңа белдерелгән яңа гаепләүләр уңаеннан, соңгы сүзен әйтте. Гаепле дип табылган очракта аңа 2017 елга кадәр төрмә яный. Хөкем 15 декабрь чыгарылыр дип көтелә.

ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковский Мәскәүнең Хамовнический мәхкәмәсендә соңгы сүз белән чыгыш ясады.

Михал Ходорковский беренче тапкыр төрле икътисадый җинаятьләрдә гаепләнеп 8 ел төрмәгә хөкем ителгән иде. Аның 7 елын ул инде утырды. Хәзер исә Ходорковский нефть урлауда һәм җинаять юлы белән табылган акчаны рәсмиләштерүдә гаепләнә.

Гаепләүче як аларны 14 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Элек чыгарылган 8 елга тагын 6 ел өстәмәкчеләр. Һәм 15 декабрьдә хөкем карарын уку башланачак.

Сишәмбе исә Ходорковский һәм Лебедев үзләрен яклап соңгы сүз белән чыгыш ясады. Ходорковский исә үлгәнчегә кадәр төрмәдә калуыннан курыкмавын әйтте. “Әлбәттә һәркем кебек минем дә төрмәдә яшисем һәм үләсем килми. Әмма кирәк булса мин аңа әзер”, диде ул.

Шулай ук Ходорковский аңа каршы җинаять эшенең сәяси заказ булуын һәм мәхкәмәгә психологик басым ясалуын әйтте.

“Безне гомерлеккә төрмәдә калдырырга теләгән кешеләр бар һәм алар моны яшерми дә”, диде ул.

Шул ук вакытта Ходорсковский бу кешеләрнең әлегә бары теләгәненең киресенә генә иреште дип саный.

“Алар без – гади кешеләрдән башбаштаклык белән көрәш символы ясадылар. Шуңа да карамастан аларга үзләрен аклар өчен безгә хөкем карарының чыгуы кирәк. Мин мәхкәмә әлеге психологик басымга чыдый алыр дип өметләнәм”, диде ул.

Ходорковский өмет итә...

Ходорковский аны аклаячакларына тагын бер тапкыр ышанмавын белдерде. Шуңа да карамастан ул моңа өметләнүенә ишарәләде. Кешене бары өмет яшәтә дип санавын әйтте.

Аның сүзләренчә, яңа президент килгәч халык үзләрен патриот дип атаучылар, әмма шул ук вакытта аларның байлыклары алынудан куркып барлык үзгәрешләрдән куркып ятучылар бетер дигән өмет уянды.

“Реформаларны инкарь итү ул патриотлык түгел, ә икейөзлек. Миңа кайбер үзләрен хөрмәт иткән кешеләрнең намусларын ниндидер байлыкка, аларга ташланган “сөяккә” алмаштыруын күрү оят, диде Ходорковский.

Бу уңайдан ул Русиядә “башлы” кешеләрнең бернәрсәгә ирешергә теләмичә тик кенә утыруы хакында уйланырга чакырды.

"Илдәге икътисадны кем модернизировать итәр? Прокурор? Милиционер? Чекистлармы? Мондый модернизацияне бер тапкыр эшләп карадылар инде һәм ул килеп чыкмады. Бомба һәм ракеталарны ясый алдылар, ә менә үзебезнең яхшы телевизор, көндәшлеккә сәләтле автомобиль, заманча мобил телефон һәм тагын шуның ише әйберләрне җитештерә алмыйбыз. Шул ук вакытта башкаларның эшләнмәләрен матур итеп күрсәтә беләбез. Сәнәгать өлкәсендәге президент инициативалары белән нәрсә булды? Ясин чыктылармы? Алар бит чималга буйсынудан чыгу өчен иң яхшы адым иде", диде Ходорковский.

Аның фикеренчә, бары көч структураларына гына буйсынучы дәүләт ул - чирле дәүләт.

Тарихта калачак

Ходорковский үзенең элекке хезмәткәрләрен яклап кала алмауга кызганыч белдерде һәм көн саен аларны искә алуын әйтте.

“Меңнәрчә хезмәткәрләрнең берсе дә шаһит рәвешендә ялган мәгълүмат бирмәү белән мин горурланам” диде ул.

Ходорковский әлеге эшне миллионнарча кеше күзәтүен ассызыклады. Һәм алар илнең кайчан да булса ирекле булуына өмет итүен әйтте.

Ул хаким Виктор Данилкинны егетлек күрсәтергә чакырды.

“Мин балаларга һәм оныкларга мирас итеп тоталитаризм чалымнарын калдырмас өчен безнең илдәге мәхкәмәнең бәйсез булуын күрәсем килә. Барысы да сез чыгарган карарның Русия тарихында зур эз калдырачагын аңлый”, диде ул.
XS
SM
MD
LG