Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теленә – зәкят


Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын укый, Казан, 13 октябрь 2010
Рөстәм Миңнеханов еллык юлламасын укый, Казан, 13 октябрь 2010

13 октябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең беренче еллык юлламасын бәян итте. 40 минутлык чыгышының бер минут чамасын (1/40 өлешен) ул татар теленә багышлады.

Зәкят – керемнең 1/40 өлешен тәшкил иткән салым

Президентка сүз бирер алдыннан, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “вакыйганың әһәмиятлеген искә алып, утырыш туры эфирда күрсәтелә”, дип кисәтеп куйса да, Миңнеханов чыгышында әллә ни яңалыклар, көтелмәгән белдерүләр булмады.

Оста узышчыга хас рәвештә, Рөстәм әфәнде эшне тиз тотты. Элекке президент Миңтимер Шәймиевтан аермалы буларак, ул мәзәкләр сөйләп тормады, тәнкыйтьләр чәчмәде, читкә тайпылмыйча укыды. Чыгышның зур өлеше икътисад, социаль мәсьәләләргә багышланды. IT-авыл төзү ниятеннән алып, балалар бакчаларында урын кытлыгына кадәр.

Миңнехановның чыгышы гадәттән тыш кыска һәм коры булды. Зур концертлар залын тутырып килгән Татарстан элитасы нигә җыелганын аңламый да калды сыман.

Ахырсы, бу вакыйганың төп әһәмияте нәкъ менә шул татар телендә әйтелгән кыска гына өлештә булган. Һәрхәлдә, татарлар өчен. 77 сүздән торган бу өзекне җентекләбрәк тикшерү мәслихәт.

Тел төбе

Миңнеханов бу өлешне “Иле барның теле бар, теле барның иле бар” дигән мәкальдән башлады. Телне саклау илне сакларга да ярдәм итәр дипме, ул шундук “бөек татар телен саклап калу, аны камилләштерү” мәсьәләсенә күчте. Телне ничек итеп камилләштереп булганын, Рөстәм әфәнде ачыклап тормады. Саклауга килгәндә, президентның бар өмете гаиләдә икән.

“Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк”, диде президент. Шөкер, гаилә белән генә чикләнмәде.

“Әлбәттә, балалар бакчаларында да һәм башлангыч мәктәпләрдә дә туган телне өйрәнүгә без барлык шартлар тудырырга тиеш. Бу безнең мөһим һәм изге бурычыбыз”, дип өстәде президент. Шуның белән шул. Юлламаның татарча өлешеннән цитат тәмам.

Шулай итеп, бу юлламада рәсми рәвештә татар мәгарифенең яңа концепциясе игълан ителде, дияргә була. Ул нигездә мәктәпкәчә тәрбиягә һәм башлангыч мәктәпкә кайтарып калдырыла. Ана телендә урта, яисә югары белем бирү хәзер максат итеп куелмый.

Әлеге концепция турында беренче тапкыр Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев апрель аенда Азатлыкка биргән әңгәмәсендә “ычкындырган” иде.

Май аенда Татарстан Фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Азатлыкка биргән әңгәмәсендә, бу концепция белән нигездә килешсә дә, ана теленә дүрт ел азрак, җиде ел кирәк”, дигән иде.

Күрәсең, бу яңа концепция Мәскәү тарафыннан юк ителгән “милли компонентка” алмашка килә. Республикада милли мәгариф башлангыч мәктәпкә кадәр йомыла. Әлбәттә, бу ана теленә ихтыяҗның тагы да кимүенә китерәчәк. Ә ихтыяҗ булмаса, телнең үсеше дә, камилләшүе дә шикле.

Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG