Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски татар үзәге оешуга 20 ел тулды

Бәйрәм кичәсендә яшьләр чыгыш ясый
Бәйрәм кичәсендә яшьләр чыгыш ясый

Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәге оешуга 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.

Кичә татар үзәге урнашкан “Төзүчеләр” мәдәният сараенда барды. Төркемне юбилее белән тәбрикләргә Татарстаннан, Якутиядән, Барнаул, Омски, Кемерово шәһәрләреннән, Казакъстанның Семей шәһәреннән һәм өлкәнең авыл-районнарыннан күп кунак килгән иде. Тамаша залы шыгрым тулы булды.

Тәбрикләүләр

Беренчеләрдән булып сәхнәгә өлкә һәм шәһәр хакимиятләре вәкилләре күтәрелде. Алар үзләренең чыгышын татарча башлап җибәрергә тырышты. Аннары Новосибирски өлкә мәдәният министры урынбасары Владимир Миллер өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рауза Тихомировага Русия мәдәният министрлыгының мактау кәгазен тапшырды.

Новосибирскиның өлкә мәдәният министрлыгының һәм шәһәр мәдәният идарәсенең рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре өлкә татар милли мәдәни мохтарияте рәисе Әмир Гәрәевкә, татар үзәге төркеменә, үзәкнең беренче җитәкчесе Хасип Касымовка һәм башка активистларга тапшырылды.

Өлкә мөселманнары исеменнән үзәкне юбилее белән Новосибирски Җәмигъ мәчете имам-хатибы Нәкыйп хәзрәт Шакирҗанов тәбрикләде. Нәкыйп хәзрәт өлкә татар мәдәният үзәгенә рәхмәтле булуын белдерде, “Милләттәшләребезгә дини һәм дөньяви тәрбия бирүдә татар үзәгенең керткән өлеше ифрат зур”, диде.

Альбина Кинҗалеева җырлый
Сәхнәгә чит төбәкләрдән килгән кунаклар чакырылды. Аларның тәбрикләүләре җыр-бию белән үрелеп барды. Татарстан мәдәният министрлыгының һәм Бөтендөнья татар конгрессы котлавын Татарстанның атказанган артистлары Рамил Миндияр, Фәис Бәйрәмов һәм яшь җырчы Альбина Кинҗалеева җиткерде.

Казакъстанда яшәүче татарлар исеменнән үзәкне юбилее белән Семей татар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Габдулхак Ахунҗанов тәбрикләде.

“Новосибирски татар үзәген Казакъстанда да яхшы беләләр. Башка төбәкләрдә яшәүче татарлар арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыруда сез зур өлеш кертәсез”, - диде ул.

Габдулхак Ахунҗанов өлкә татар милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәевкә казакъ чапаны кидертте.

Новосибирскиның үзбәк оешмасы җитәкчесе урынбасары Дилфуш Абутов тәбрикләвен үзбәк телендә җиткерде. Ул Әмир әфәндегә үзбәк чапаны бүләк итте.

Татар үзәге - башкаларга үрнәк

Новосибирскиның авыл-районнарыннан килгән кунаклар да, төрле милли, мәдәни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә “өлкә татар мәдәният үзәгенең алар өчен үрнәк булып тору”ын ассызыкладылар.

“Татар халкының милли бәйрәмнәре безнең өчен дә бәйрәмгә әйләнде. Без аларны көтеп алабыз, теләп катнашабыз,” диде алар.

Өлкә татар мәдәният үзәге каршында оештырылган балалар студиясендә шөгыльләнүче нәниләрнең чыгышы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.

Новосибирски татар үзәге оешуга 20 ел тулды

Новосибирски татар мәдәният үзәге оешуына 20 ел
1/13 Новосибирски татар мәдәният үзәге оешуына 20 ел
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Кунакларны каршылау
2/13 Кунакларны каршылау
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
"Алтын йолдыз" клубы яшьләре
3/13 "Алтын йолдыз" клубы яшьләре
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Балалар студиясе
4/13 Балалар студиясе
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Имам-хатиб Нәкыйп Шакирҗанов
5/13 Имам-хатиб Нәкыйп Шакирҗанов
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Тамашачылар
6/13 Тамашачылар
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Габдулхак Ахунжанов өлкә татар милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәевкә казакъ чапаны кидертте
7/13 Габдулхак Ахунжанов өлкә татар милли мәдәни мохтарияте җитәкчесе Әмир Гәрәевкә казакъ чапаны кидертте
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
"Ләйсән" төркеме җырлый
8/13 "Ләйсән" төркеме җырлый
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
"Ләйсән" төркеме җырлый
9/13 "Ләйсән" төркеме җырлый
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Кемерово төркеме
10/13 Кемерово төркеме
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Альбина Кинҗалеева җырлый
11/13 Альбина Кинҗалеева җырлый
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Яшьләр чыгыш ясый
12/13 Яшьләр чыгыш ясый
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
"Алтын йолдыз" клубы яшьләре
13/13 "Алтын йолдыз" клубы яшьләре
Новосибирскида өлкә татар мәдәният үзәгенең оешуына 20, өлкә татар милли мәдәни мохтариятенә 10 ел тулу уңаеннан тантаналы концерт-кичә булып узды.
Previous slide
Next slide


Татар үзәгенең уңышлары һәм проблемнары


Кичә барышында өлкә татар мәдәният үзәге җитәкчесенең милли мәгариф буенча җаваплы урынбасары Мөдәрис Абакиров белән очрашып сөйләшү мөмкинлеге дә булды. Әңгәмә барышында ул үзләренең уңышларына һәм килеп чыккан проблемнарга тукталды.

“Без шәһәр хакимияте каршында милли оешмаларның эшчәнлеген координацияләүче шура булдыруга ирештек. Анда иҗтимагый оешмалар үзләренең проблемнарын күтәреп чыга ала. Бу шура милли оешмаларның трибунына әйләнде”, ди Мөдәрис Абакиров.

“20 ел эчендә ирешкән уңышларыбызның иң әһәмиятлесе дип дәүләт тарафыннан финанслануга ирешүне әйтер идем. Башкалар өчен бу үрнәк булып тора”, ди Мөдәрис әфәнде.

“Әмма үзәк алдына проблемнар да килеп баса. Өлкә хакимияте барлык милли оешмаларны Завалокиннар йортында урнаштырырга уйлый. Анда дуслык йорты оештырырга ниятли. Ул вакытта безнең оешма дәүләттән финансланмаячак, бер-ике методист кына эш алып барырга тиеш булачак. Бу милли оешмаларны юкка чыгаруга тиң. Без, әлбәттә бу эш белән ризалашмыйбыз, губернаторга, шәһәр башлыгына хат юлларга җыенабыз,” ди Мөдәрис Абакиров.

Мөдәрис әфәнде үзәкнең грантлар конкурсында катнашып, уңышка ирешүе турында да сөйләде. Агымдагы елда өлкә хакимияте каршында оештырылган грантлар конкурсында үзәкнең “Чат татарларының 400 еллыгы” дигән проекты җиңеп чыккан. “ Бу проект буенча Новосибирски өлкәсенең Чат районында яшәүче татарлар турында китап язу каралган”, ди Мөдәрис әфәнде.

Юбилей кичәсеннән кунаклар да, тамашачылар да канәгать иде. Соңыннан оештыручылар янына килеп, рәхмәт әйтүчеләр күп булды. Үзәк җитәкчесе Рауза Тихомирова юбилей барышында да, кичәдән соң булган чәй өстәле артындагы аралашуда да өлкә һәм шәһәр хакимиятенә, килгән кунакларга һәм башкаларга рәхмәтле булуын белдерде. “Киләчәктә дә шулай бергә-бергә эшләргә язсын ”, диде.

"Алтын йолдыз" клубы яшьләре
XS
SM
MD
LG