Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның бәйрәмнәре артты, бәйсезлеге кимеде


Бүген Русиядә эш көне саналса да, Татарстан халкы ял итә. Республика конституциясе көне шимбә көнгә туры килгәнгә, Татарстан 8 ноябрьдә ял итте. Дәүләт Шурасы депутатлары Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителгән көнне республика көне итеп кенә үткәрүне рәсмиләштерде.

Татарстанның “Бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы канунына үзгәрешләр кертелде. Хәзер Татарстанда ял итә торган дүрт бәйрәм бар. Республика көне (30 август), Татарстан конституциясе көне (6 ноябрь) һәм Корбан бәйрәмгә Ураза бәйрәме өстәлде. Моңарчы Ураза гаете рәсми ял көне булып саналмады.

Яңа бәйрәм – Туган тел көне

Канун нигезендә 2011 елның 26 апрельдә Туган тел көне бәйрәм ителә башлый. Әмма халык ул көнне ял итми. 21 майда Идел Болгарында ислам динен кабул итү көне исә истәлекле көн булачак. Әйтергә кирәк, Татарстанда Ислам динен кабул итү – бердәнбер истәлекле көн.

Шулай да аптырашта калдырганы: Дәүләт Шурасы депутатларының 30 август – Татарстан суверенлыгын кабул итү көнен Республика көне итеп рәсмиләштерүләре. Дөрес, Татарстан җитәкчелеге соңгы вакытларда суверенитет сүзеннән бигрәк тә өркеп торды. Шуңа махсус рәвештә 30 августта шәһәр көне дигән бәйрәм уйлап чыгарылды. Түрәләр шәһәр көне суверенитет сүзен йотар дип хыялланды. Әмма халык хәтерендә суверенитет көне яши бирә.

Бәйсезлек көненнән Шәймиев баш тартты

Дәүләт Шурасы депутатларының 30 август – суверенитет көнен республика көне дип рәсмиләштерүләрен аңлап була. Чөнки Татарстан Бәйсезлек, суверенитет көнен чын мәгънәсендә 2004 елга кадәр бәйрәм итте.

Әмма 2004 елның 30 августында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев “Эхо Москвы” радиосы белән әңгәмәсендә: “Татарстан 30 августта республика көнен билгели”, дип ачык итеп әйтте. Шуннан соң суверенитет сүзен кисү-кырку башланды. Әйтергә кирәк, бу эшне Татарстан хакимияте Мәскәүгә ярар өчен үзе башлап җибәрде, моның башында, ягъни Татарстанны гади төбәккә әйләндерү эшендә, үзе торды.

Алай гына да түгел, Шәймиев ул вакытта биргән әңгәмәсендә беркайчан да “бәйсезлек” сүзен әйтмәвен дә искә алган.

Туфан Миңнуллин: Бәйсезлек көне булмады

Дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллинга бәйсезлек сүзе якын булса да, бүген 30 август республика көне дип кенә бәйрәм ителә. Һәм моны инде Шура депутатлары рәсмиләштереп тә куйды.

“Без 30 август – Казан бәйрәме генә булып калыр дип курыккан идек. Шулай да республика көнен бәйрәм итәләр. Мин беркайчан да бәйсезлеккә ышанмадым. Суверенитет кабул итү – үз-үзебезгә хуҗа булу дигәнне аңлата. Бер империянең дә халыкка бәйсезлек биргәне юк әле. Әмма республика, суверенитет сүзе яшәргә тиеш”, ди Миңнуллин.

Сценарий билгелеме?

Татарстан хакимияте халык алдында Мәскәү белән чәкәләшеп маташса да, сәяси вакыйгалар килешенгән сценарий белән барганга охшый. 2008 елда элекке президент Шәймиев милли телләрне кысрыклаган 309нчы федераль канун Татарстанда гамәлгә кермәячәк, дип мәскәүләргә каршылык күрсәтте. Әмма эштә киресе булды. Канун Татарстанга үтеп керде.

Президент атамасын бетерүдә дә шул хәл күзәтелүе ихтимал. Күзәтүчеләр фикеренчә, Татарстанның гадәти Русия төбәгенә әйләнә баруы суверенитет көнен республика көненә әйләндергәч башланды. Хәзер исә президент атамасы өчен тарткалаш булмаячак. Чөнки Татарстан сәяси, милли өлкәдә яулаган уңышларын тулысынча биреп бетереп, бай компанияләрне генә үз кулында калдырырга уйлый.

Башка республикалар бәйсезлек көнен билгели

Татарстан депутатлары Татарстан бәйсезлеге көнен республика көне итеп рәсмиләштерсә дә, Татарстан белән бер вакытта, аннан соңарып дәүләт суверенлыгы декларацияләрен кабул иткән республикалар бәйсезлек көнен билгели. Аларда бу көнне республика көненә әйләндерү омтылышы юк.

Русия тарафыннан 2008 елда танылган, башта Грузия эчендә булган Абхазия белән Көньяк Осетия дә суверенитет декларациясен кабул итүне бәйсезлек көне итеп бәйрәм итә. Татарстан түрәләре исә 30 август – суверенитет көнен тулысынча республика һәм шәһәр көненә әйләндерү өчен хакимияткә Путин килгәннән бирле тырыша.
XS
SM
MD
LG