Октябрь азагында үткән әлеге бәйгедә Русиянең 7 төбәгеннән 60лап катнашучы була. Ильясны Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищасыннан остазы Лариса Маслова юллап җибәрә. Ул анда чит ил композиторлары әсәрләре белән бергә татар көйләрен дә уйный.
Камаловлар берничә ел элек Питербурдан Казанга күчеп кайталар. Әтисе Фәиз Камал – билгеле кино төшерүче. Ильяс виолончельдә уйнап, төрле татар клипларында да катнаша. Дуслары белән 2008 елда “Kәyef band” инструменталь төркеме оештыралар. Виолончельдән тыш курай, труба, аккордеонда да уйный белә. Компьютер белән кызыксына.
Шушы көннәрдә Ильяс “Азатлык”ның Казан студиясендә Саранскида үткән бәйге тәэсирләре белән уртаклашып китте. Әңгәмәне шимбә кичендә чыгачак “Кызган таба” тапшыруында тыңлый аласыз.