Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарча белмәгән iPad депутатка нигә кирәк?


Казанда iPad сатыла башлады. Казаннар һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары анда татарча яза алмаячак.

Apple ширкәте җитештергән һәм дөньякүләм танылган iPadларны сату сишәмбе кичендә, сәгать 7дә Казанның бер кибетендә башланып китте. Инде сәгать 7 тулганчы ук кибеттә бу яңа җиһазга мөкиббән киткән кешеләр җыела башлады.

Сату башланганчы ук, кибеттәге яшьләр үрнәк өчен куелган iPadларның төрле сәхифәләрен ачып, уенчыкларын уйнап, фотоларын актарып туйган иде инде. Бу тауар мөштәриләрне шактый кызыктырган. iРadнең иң арзаны 19 мең сум тора, иң кыйммәте якынча 33 мең сумга тәкъдим ителде.

Кичке 7дә iPadны сату башланды, һәм шундук 30-40 кеше чиратка басты. Аларны бу тауарны алырга үгетлисе юк иде, алар аның Казанда рәсми сатыла башлаган көнен түземсезлек белән көткән.

Бер сатып алучы: “Аны сату инде апрельдә башланган иде, чит илләрдә алып булмады, ул әле менә хәзер генә безгә килеп җитте. Инде озакламый аның яңасы чыга, ә безгә әле монысы килеп кенә җитте”, диде.

Парламент кәгазьдән арынмакчы

Татарстан хакимияте шушы иң алдынгы компьютерларны депутатларга алырга булган. Алар инде кайтарылган, хәзер техник белгечләр бу җиһазны депутатларга өләшер өчен әзерли. Парламентта шактый кәгазь китә икән, канунга төзәтмәләр, карарлар бастырыла, алар тагын ике телгә тәрҗемә ителә. Бер бюджет проекты да сүзлек кадәр калынлыкта булды.

Шуның белән бергә, бүгенге көндә кәгазь белән эшләү – артта калу дигән сүз. Шулай итеп депутатларга кануннар белән компьютер аша эшләү мөмкинлеген тудырыр өчен, иң алдынгы җиһаз алынды. Татарстан депутатларына җыелыш алдыннан бөтен мәгълүмат шушы планшетларга җибәреләчәк, алар кануннарны шуннан гына карап барачак, дип әйтелде. Әмма iPadларны Татарстандагы русча татарча эшләүче парламентка җайлаштырып булырмы?

Аpple ширкәте җиһазларын саклар өчен читтә ясалган програмнар куярга мөмкинлек бирми. Бу җиһазга ниндидер програм куяр өчен аны Аpple ширкәтеннән алырга кирәк. "Электрон парламент" һәм "Электрон хөкүмәт" кебек проектлар бу Аpple ширкәтенең кибетендә булыр микән?

iPad белән нәрсә эшләп була?


Беренчедән, аны кулланучылар интернетны гизә алачак. Андагы күпчелек програмнар глобаль пәрәвезгә тоташкан. iPad планшетын сатучы кибетнең белгече Иван Никулинның әйтүенә караганда, бу яңа җиһазда интернетта булган битләрне карауда бернинди чикләүләр булмаячак.

"Депутатларга сораулар бирү өчен vkontakte сәхифәсендә битләр ачканнар иде. iРad аша теләсә нинди сәхифәне кулланырга мөмкин. Электрон хөкүмәт кебек интернет-сәхифә ясап, аны да бу җиһаз аша кулланып була", диде кибет вәкиле Иван Никуллин.

Белгәнегезчә, Дума депутатларына vkontakte сәхифәсендә битләр ачып биргәннәр иде. Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары арасында да кайберәүләрнең бу челтәрдә сәхифәләре бар. Ягъни алар хәзер җыелышлар вакытында да сайлаучылар белән элемтәдә тора алачак.

iРad татарча сөйләшми

Әлегә кадәр бу иң алдынгы компьютерда татар телендә эшләү мөмкинлеге каралмаган. "Анда бик күп телләр бар, украин, гарәп, африка халыкларының да телләре бар, ә менә татар теле әлегә юк", диде iРad сатучы кибет вәкиле Иван Никулин. Ул киләчәктә татар теленең керүенә, ширкәтнең Русиягә килеп җиткәч, мондагы кулланучыларга җайлашырга тырышуына өметен белдерде. Әмма әлегә килгән iPadларда андый мөмкинлек юк.
Сәясмәннәр электрон җиһазларны үз итә


Җирле програмнарны кулланып булмагач, татарча язып булмагач, бу компьютерны ничек кулланырга кала? Ул мавыктыргыч уенчыкка охшаган. Бармак белән генә төртеп идарә ителә торган экран, бөтен атнаны күреп була торган җәдвәл, интернетка тоташып хатлар язып алу, кәгазь китап укыган кебек битләрен актару мөмкинлеге дә салынган. Адашкан очракта харитасын чыгарып, бөтен Казанны җәяүләп йөреп чыгып була. Шулай ук кинолар карау, музыка тыңлау, уеннар бүлегендә машиналар куышып утыру мөмкинлеге бар.

Бу мөмкинлекләр башка компьютерларда да бар. Татарстан хакимияте ни сәбәпле дөньяда иң алдынгы саналган һәм Русиядә бик ук популяр булмаган Apple компьютерын алырга булгандыр, бу сорауга әлегә аңлатмалар бирелмәде.
XS
SM
MD
LG