Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар яшьләре дин һәм милләт хакында фикер алышты


Кичәне алып баручылар - Илдар Тренгулов белән Лилия Сәлимова
Кичәне алып баручылар - Илдар Тренгулов белән Лилия Сәлимова

14 ноябрьдә Самар дуслык йортының актлар залында шау яшьләр генә иде. Алдан бирелгән игълан белән татар егетләре һәм кызлары биредә динебез Ислам турында фикер алышырга ниятләгән.

Сөйләшүнең әһәмиятен чамалап, үзләренә кунакка Самар Җәмигъ мәсҗиде имамы Иршат Сафинны, тарих фәннәре докторы, профессор Наилә Таһированы, мәгариф министрлыгында баш белгеч булып эшләүче фәлсәфи фәннәр кандидаты Дамир Гатинны чакырганнар.

“Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыятенең яшьләр төркеме шул уңай белән буклет та чыгарган. Кичәне оештыруда Рамил, Илдар, Лилия, Алсу, Назилә, Равил көч куйганнар. Кичәнең шигаре дә игътибарга лаек иде: “Без – татар. Без – мөселман.”

Кичәне банк хезмәткәре булып эшләүче Илдар Тренгулов һәм финанс хезмәткәре Лилия Сәлимова алып барды. Югары белемле яшьләребезнең белем офыклары да, тел мөмкинлекләре дә хөрмәткә ия.

Иршат Сафин, Наилә Таһирова, Дамир Гатиннар чыгыш ясаганнан соң нотыкларга карата фикерләр өстәү генә түгел, хәтта тамырдан ризасызлык белдерүләр дә булды. Профессор Таһированың: “Присоединение Россией земель Казанского, Астраханского, Крымского, Сибирского ханств”, диюен зал кабул итмәде һәм ул үзенең хатасын, “социализм чорының чире” дип таныды.
Наилә Таһирова чыгыш ясый

Дин әһеле тарафыннан ычкынган йомшаклыкны да сизгерләр шома гына йотып җибәрмәделәр. Дүрт сәгать сөйләшү эченә татар тарихын, мәктәпләргә православ дине нигезләрен кертүне генә алмады, бүгенге глобализация хикмәтләре дә телгә алынды. Шунысы куанычлы ки, егетләр һәм кызлар милләтебез татарга дин аша да, тел аша да сыена. Намазлыктагы татарга, телле татарга глобализация чире янамый, диделәр.

Үткен күзлеләр, сизгер күңеллеләр барчасын да иләк аша уздырды. Актлар залының диварында Антон Чеховның: “Человек или должен быть верующим, или ищущим Веры, иначе он пустой человек”, дигән язмага да канәгатьсезлек белдерүче табылды.

Аның урынына хәзрәти Ягъкубның: “Угылларым, хактыр ки, Сезнең өчен Ислам динен Аллаһ сайлап бирде, шуңа күрә, бары тик мөселман булып яшәгез, мөселман булып үлегез”, кебек фикерләр генә урын алырга тиештер.

Татар яшәешендә диннәргә тигез карашны сөрүчегә дә Коръәннән аять китерүче табылды. “Исламнан башка дин эзләгән кешенең кылганнары кабул булмас, ул ахирәттә дә хәтәр зыянга-җәзага дучар булачак”.

Әйе, бүгенге көндә татар һәм мөселман булып яшәү – бик авыр гамәл, ләкин дә ул читенлекнең артында гаҗәеп зур бәхет ята. Ул – айнык тормыш, саф зиһен, тату гаилә, сәламәт балалар, бәрәкәтле маллар, тугрылыклы хәләл җефете, ышанычлы дуслар, таза ир, татар милләтен саклау куанычы һәм ахирәттәге оҗмах.

Тарихи мәсҗиднең имамы Әүһәдетдин хәзрәт Канюкаев әйтүенчә, бүгенге татар картлары гына килсә дә, Самар гыйбадәтханәләренә халык сыймас иде. Җомга намазына күбрәк яшьләр килә икән. Хәзрәтнең озын нотыгы ялыктырмады, чөнки Коръән таләпләрен бик оста дөньяви мисаллар белән уратып барды.

Атеизм – ул исламнан башка дингә шуып төшерүче мәйданчык. Шул юнәлештәгеләрнең оныклары инде секталарга тәгәрәгән.
Кичәдә катнашучылар

Килгән халыкка Алсу Баязитова теккән күлмәкләрне дә күрсәттеләр. Алсу шәһәр буйлап та шундый күлмәкләрдә йөри, һәм әйтергә кирәк, беркем дә аңа кырын карамый икән.

Үзара әңгәмәдә битарафлар булмады һәм милләтне сафландыруда конкрет тәкъдимнәр дә ясалды.

Җәмгыятьтәге денсезлекне ничек җиңәргә? Нәрсәдән башларга? Күпчелек чыгышларда берүк фикер яңгырады: эшне намаздан башларга, чөнки яшьләребезнең күпчелеге инде хәрәмнән ерак.

Профессор Наилә Таһирова шундый дини юнәлештәге очрашуда беренче мәртәбә. Аның фикерләре: “Самар татар яшьләренең кубарылып, татар теле язмышы, динебез ислам турында кайгыртулары – матур күренеш. Аз гына да шикләнмим, татар киләчәкле, гомерле, чөнки сөлектәй кызларыбыз, әзмәвер егетләребез – инде намазлыкта. Ә алар саны – арту ягында һәм бик күпкә”.
XS
SM
MD
LG