Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рубин" җанатарларга дәшә, тик татарча түгел


"Рубин" җанатарларга дәшә, тик татарча түгел
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:28 0:00

Русия беренчелеге тәмамлануга ике тур кала, Казанның "Рубин" футбол такымы үзенең җанатарларына мөрәҗәгать белән чыкты.


"Рубин" такымының рәсми интернет сәхифәсендә
урнаштырылган видео мөрәҗәгатьтә футболчылар җанатарларын калган соңгы уеннарда стадионга килеп, яраткан такымы өчен җан атарга өнди.

Чыгышлары белән төрле илләрдән булган уенчылар җанатарларын 6-7 телдә сәламли. Ни аяныч, алар арасында татар теле юк.

2010 елның чемпионы инде билгеле – "Зенит". Узган якшәмбе петербурлар "Ростов"ны тар-мар итеп (5:0), чемпионат беткәнче үк алтын медальләрне кесәләренә салып куйды. Ә менә көмеш һәм бронза медальләргә ЦСКА белән "Рубин" дәгъва итә. Кемгә нинди медаль эләгәсе соңгы ике уенда хәл ителә.

Медальдән тыш, икенче-өченче урыннар киләсе елда Европа бәйгесендә катнашу хокукы бирә ала. Хәзергә ЦСКА (58) икенче, "Рубин" (56) өченче урында. 20 ноябрь "Рубин" Казанда "Зенит" белән, 28 ноябрь – Мәскәүдә "Локомотив" белән уйный.

Европа бәйгесе дигәннән, быелгы Чемпионнар лигасында "Рубин"ның әле тагын ике уены бар: 24 ноябрь Казанга Копенһаген килә, 7 декабрь казаннар Барселонага бара. D төркемендә хәзергә Барселона (8) белән Копенһаген (7) алда бара. Бәйгенең киләсе өлешенә нәкъ менә алар чыгар дип көтелә.

"Рубин" (3) монда да әлегә өченче урында гына, аның киләсе өлешкә чыгу ихтималы юк дәрәҗәсендә. Шулай да, казаннар ятып калганчы, атып калмакчы сыман. Җанатарларына мөрәҗәгать итеп, уенчылар аларны соңгы уеннарда да ярдәмнән ташламаска чакырды.

Чемпионнар лигасы 2010/2011


Чемпионнар лигасы 2010/2011

D төркеме
у җ н о т о
Барселона 6 4 2 014-314
Копенһаген 6 3 1 2 7-510
Рубин 6 1 3 2 2-4 6
Панатинаикос 6 0 2 42-13 2

14 сентябрь
Копенһаген - Рубин - 1:0
Барселона - Панатинаикос - 5:1

29 сентябрь
Рубин - Барселона - 1:1
Панатинаикос - Копенһаген - 0:2

20 октябрь
Панатинаикос - Рубин - 0:0
Барселона - Копенһаген - 2:0

2 ноябрь
Рубин - Панатинаикос - 0:0
Копенһаген - Барселона - 1:1

24 ноябрь
Рубин - Копенһаген - 1:0
Панатинаикос - Барселона - 0:3

7 декабрь
Барселона - Рубин - 2:0
Копенһаген - Панатинаикос - 3:1

.
XS
SM
MD
LG