Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бакыевка каршы мәхкәмә башланды


Бишкәктәге мәхкәмә утырышы
Бишкәктәге мәхкәмә утырышы

Бишкәктә апрель аенда хакимият алмашынуына китергән вакыйгаларда кешеләр үлемендә гаепләнгәннәр мәхкәмә алдына басты.

Кыргызстан президенты Корманбәк Бакыевка каршы ачылган мәхкәмә утырышында низагта зыян күргән кешеләр белән полиция арасында каршылык чыкты.

Үзәк Азия иле Кыргызстанда халык элекке президентын хакимияткә каршы торган протестчыларга ут ачарга фәрман бирүдә гаепли. Бакыевның хакимияттән китүенә сәбәп булган әлеге каршылык чараларында 90нан артык кеше һәлак булган, йөзләгән кеше яраланган иде.

Бакыев хакимияткә каршы торган ачулы протестчыларны көч кулланып таратты. Беларуска сыенып яшәгән Бакыев бу гаепләүләрне кире кага.

Халык ачулы


Бакыевка каршы ачылган бүгенге мәхкәмә утырышы халыкка ачык иде. Бу нисбәттән шәһәрдә бик җитди иминлек чаралары күрелде.

Апрель аенда булган каршылыктан зыян күргәннәр һәм үлгәннәрнең якыннары гаепләнүчеләр каршына барып, аларны үлемгә хөкем итәргә чакырды. Шуннан соң, мәхкәмә бүгенге утырышны туктатып, аны пәнҗешәмбегә кичектерергә мәҗбүр булды.

Низаг вакытында аягы яраланган Йолдызбәк Кулчаев ике кардәшенең дә протест чаралары вакытында үтерелүен әйтә:

"Без прокурор Байбаловтан сораштыру вакытында җыйган мәгълүматларны безнең белән уртаклашуын таләп итәбез, мәхкәмә утырышы иң гадел шартларда узарга тиештер дип уйлыйм", диде.

Мәхкәмә эше Бакыев белән бергә аның кардәше һәм олы улына каршы ачылды. Протестчыларга каршы булган һөҗүмдә 28 кеше гаепләнә. Аларга 10 ел төрмә җәзасы яный.

Мәхкәмә утырышы кыска вакытка кичектерелә


Гаепләнүчеләрнең адвокатлары мәхкәмәгә әйбәтләп әзерләнү өчен утырышны 40 көнгә кичектерүне таләп итә. Алар гаепләнүчеләргә мәхкәмә карары турында төгәл мәгълүмат бирелмәвен әйтә. Шулай да хакимнәр адвокатларның бу сүзләрен кире какты.

Апрель аенда абыйсын югалткан Чынара Җанышбаева мәхкәмә утырышында ачуын гаепләнүчеләрнең адвокатларына юнәлтте:

"Сез көлгән әйбер башкаларның рәнҗүе, сез эшнең акча ягын гына уйлыйсыз, чынбарлыкны күрә алмыйсызмы", дип кычкырды.

Стратегик әһәмияткә ия илдә сәяси низаг

Кыргызстандагы вакытлыча хөкүмәт, җәй көне кыргызлар белән азчылык үзбәкләр арасында булган этник каршылыктан соң илдәге тотрыклыкны саклап калырга тырыша.

Кыргызстанда узган ай парламент сайлавы узды. Президент Роза Отунбаева Кыргызстанның Үзәк Азия илләре арасында парламент системына күчкән беренче ил булуын әйтә.

Ләкин парламент сайлавында 5 партиянең берсе дә күпчелек тавышны җыя алмады. Әгәр дә бу партияләр коалиция хөкүмәте оештырып премьер-министрны сайлый алмаса, Отунбаева президент вәкаләтләрен парламентка тапшырган канунны гамәлдән чыгарырга мәҗбүр була ала.

Ил эчендә сәяси һәм этник каршылыклар белән көрәшкән Кыргызстан дөньяда стратегик яктан мөһим урын алып тора. Биредә АКШ һәм Русия хәрби базасы урнашкан. Әфганстандагы хәрби көчләргә ярдәм ташу өчен биредә АКШ базасы бик мөһим.
XS
SM
MD
LG