Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне "губерналаштыру": татарлар уянырмы?


Русияне "губерналаштыру" тегермәне бөтен көченә эшли башлагач, татар җәмәгатьчелеге бергә тупланырмы? Милли хәрәкәт шимбә көнне митинг оештыра.

Әлегә кадәр татар җәмәгатьчелеге президент атамасын бетерүгә, Русияне губерналаштыру уңаеннан да әллә ни каршылык белдергәне юк. Татар газетлары бу турыда, гомумән, язарга яратмый, әллә аларга инде язарга ярамый. Чөнки бар газетларны “Татмедиа” үз кулы астына җыеп, Татарстанда сүз ирегенең кирәгеннән артык кысылуы беркемгә дә яңалык булмас.

“Ватаным Татарстан” газеты баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров соңгы вакытларда Русиядә алып барылган гамәлләрдән риза түгел. “Ватаным Татарстанның” үз өндәмәсе болай яңгырый: “Татарның үз Ватаны бар!”.

Миңназыйм Сәфәров
“Бүгенге бу мәшәкатьләр бер мәртәбә тырма тешенә басып та, акыл алмаган кеше эшләрен хәтерләтә. Советлар берлеге вакытында болар барысы да булды бит инде. Агломерация дип әйтмәсәк тә, союздаш республика башкалалары гына шәһәр, ул республикалар гына чын республика иде. Ә башкалар исәптә булмады. Хәзер губерна сүзен искә алмыйча гына, структур үзгәрешләр ясарга – тырмага басарга уйлыйбыз”, ди Миңназыйм Сәфәров.

Татар соңга калып уйлана

“Ватаным Татарстан” газеты мөхәррире фикеренчә, татар, кулыннан әйберен тартып алгач кына, уйлана башлый. Татар зыялылары белән шул ук хәл. Мисал өчен, Туфан Миңнуллин Корбан бәйрәме вакытында аш уздырган. Милли җәмәгатьчелек ашта соңгы вакытларда барган сәяси хәлләрне тикшергән.

“Халык менә шулай җыела башлый инде. Элек бөтен кешегә белгән әйберләр турында язу ике икең дүрт булуны хәтерләтә иде. Бүген менә шуны да искә төшерергә кирәк, чөнки безнең башны бутыйлар, ике икең өч диләр. Андый вакытта фикерләшү, 5-10 ел элек язган әйберләр турында язу кирәк”, ди ул.

Миңназыйм Сәфәров милли хәрәкәт оештырган каршылык чараларын язу тыелмаган дип белдерә. “Ватаным Татарстан” бу турыда аз булса да, үз фикерен әйтеп тора.

Каршылык чаралары юк бит


“Шәһри Казан” газеты мөхәррире Мансур Мортазин исә Русиядә барган сәясәткә зур каршылык чаралары узмый дип саный. Меңләгән халык урамнарга чыкса, язмый калмас идек, ди Мортазин.
Мансур Мортазин


“Гомумән, каршылык бөтен Русиядә юк. Шулай да үз фикерләребезне белдереп барабыз. Әмма Русия үз теләгенә ирешә: ул тиздән бер президентлы, милли республикалары булмаган ил булыр”, дип сөйли Мансур Мортазин.

Ә менә “Татарстан яшьләре” газеты мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев сәяси мәсьәләләрдән читтә торуын әйтә. Аларга милли хәрәкәт чаралары турында хәбәрләр килеп тә җитми икән.

Русия таркалырга уйлый

Сәясәтче Фәндәс Сафиуллин фикеренчә, Русияне 20 агломерациягә берләштерү – Русияне җимерергә тырышу. Астагы түрәләр дә, өстәгеләре дә үз башларына котыра.

“Халыкны 20 ноктага туплагач, көтүгә әйләнгән халык белән идарә итү җиңел булачак. Җирле хакимият чынбарлыкта булмаячак. Мондагы түрәләр өстән күрсәтмә алып, астан хисап кына бирә башлар. 20 ноктага 20 олигархик кланны билгеләсәләр, бу байларның тулы хакимияте була.

Илне бүлү – ул бизнес-проект. Моны олигархлар файдасына эшлиләр. Аларга төрле оялар бүлеп биреп, Русияне аерым кенәзлекләргә таркатачаклар”, ди Сафиуллин.

Бу урында шунысын да әйтергә кирәк, Русиядәге административ үзгәрешләр вакытында халык шәһәрләр тирәсенә тупланачак. Шуның аркасында шәһәр татар-башкорт авылларын үзенә суырып алачак, тагын йөзләгән авыл юкка чыгу ихтималы бар.

Шәймиев, Миңнехановлар кирәк булырмы?

Русияне төрле агломерацияләргә бүлгәч, җирле җитәкчеләрне – милли кланны юкка чыгару да җиңел була. Мисал өчен, Башкортстанда инде моны эшли алдылар. Башкортстан байлыгын халыктан да, элекке президент Рәхимовтан да тартып алдылар. Ягъни хәзер республика байлыгы, нефте, ягулыгы Мәскәү кулында, җирле халык “население” генә булып калды. Бу тәҗрибәне Татарстандагы кланга да бик җиңел куллану ихтималы бар. Чөнки Татарстан нефте мәскәүләрне күптән кызыктыра. Ул әлегә ныклы кулларда, көчле гаиләләрдә.

Фәндәс Сафиуллин
Әмма илне яңадан бүлү вакытында президентлыктан баш тартырга риза булган Татарстан җитәкчеләрен җиңел генә алып ташлый алалар. Фәндәс Сафиуллин сүзләре белән әйтсәк, зур акулалар кечкенәләрен бик тиз йота.

“Республика кланнарын ничек кенә сүксәк тә, хәзер аларны сакларга кирәк. Алар үз-үзләрен сакларга омтылганда, Татарстанны яклап чыгар. Әгәр алар без исән калабыз дип уйлыйлар икән, бик нык ялгышалар. Русияне бүлгәндә, зур гаугалар була ала, моның авырлыгы халыкка төшәчәк. Яңа проект халыклар өчен бик куркыныч”, ди Фәндәс Сафиуллин.


Татарларны бергә җыеп бетереп булмый

Русияне агломерацияләргә берләштерүдән татар-башкорт халкына файда булмаска охшый. Татарстан белән Башкортстанга бер “губернага” кушылырга мөмкинлек бирмәячәкләр.

Мансур Мортазин сүзләренчә, Татарстанны кем белән кушарлар бит әле. Башкортстан белән берләштерсәләр, бер хәл булыр иде. Әмма Миңназыйм Сәфәров, бар татарны да бергә җыеп бетереп булмый, дип уйлый.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт 20 ноябрьдә президентлыкны, конституцияне яклап, митинг үткәрүләрен хәбәр итте. Каршылык чарасы сәгать 11дә Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында уза.

Петр I башлады, Медведев бетерәме?

2009 елда Русиянең конституция мәхкәмәсе республика конституцияләреннән суверенитет сүзен алырга кушкач, бер ел да үтмәде президент атамасын алмаштыру турында канун кабул ителде. Аннан соң бер ай вакыт узарга да өлгермәде, Русияне 20 агломерациягә бүлү тәкъдиме әйтелде. Русия түрәләре милләтчел амбицияләрен күрсәтмәскә теләп, сүздә генә калган федерацияне губерналарга түгел, ә агломерацияләргә берләштерергә булды.

Русияне губерналаштыруны Петр I 1708 елда башлый, ул урыс җирен 8 губернага бүлә. Алар арасында Казан губернасы да була. Әмма шунысын әйтергә кирәк, Русияне губерналаштыру, үзәкләштерү гадәттә сәяси вакыйгалардан соң күзәтелгән. Мисал өчен, административ бүлгәләү эшен Пугачев күтәрелешеннән соң Екатерина II дә оештыра. Патшабикә ул вакытта хакимиятне үзәкләштерү эшен күз алдында тота.

Әмма Советлар Берлеге таркалып, аннан соң федерация булып оешкан Русиядә яңа административ бүленеш нәрсәгә кирәк соң? Димәк, моның җитди сәбәпләре бар. Русия халыкларының милли сәясәткә каршылыгы, Кавказда барган сугышлар, мөгаен, Русиядәге хакимиятне уч төбендә тоту теләген уятадыр.
XS
SM
MD
LG