Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиядә Ваһапов фестивале башланды


«Жидегән чишмә» ансамбле «Каз өмәсе» күренешен сәхнәләштерә
«Жидегән чишмә» ансамбле «Каз өмәсе» күренешен сәхнәләштерә

Быел җырчы Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль республика күләмендә өченче тапкыр үткәреләчәк.

Халкыбызның олы мәхәббәтен һәм ихтирамын яулаган шәхесләрнең мирасын өйрәнү һәм мәңгеләштерү буенча күп эш башкарыла. Шундый шәхесләрнең берсе – танылган җырчы Рәшит Ваһаповның исемен халыкка кайтару буенча Удмуртиядә дә эш алып барыла. Иң беренче чиратта – республикакүләм җыр һәм бию фестивален уздыру.

“Иман” берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева
“Удмуртиядә җырга-моңга һәвәс милләттәшләребез бик күп. Моны Рәшит Ваһапов истәлегенә багышлап уздырылган фестивальләр һәм башка чаралар исбатлады инде. Республиканың төрле районнарыннан татар җырларын башкаручылар, гореф-гадәтләребезне сәхнәләштергән төркемнәркатнашты ул фестивальләрдә. Быел Рәшит Ваһапов фестивале Удмуртия күләмендә өченче тапкыр уздырылачак”, диде “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева.

Беренче фестивальдә җыр һәм бию төркемнәре генә катнашты. Икенчесенә төрле район ансамбльләре халкыбызның йолаларын сәхнәләштереп алып килгән иде. Мәсәлән, Камбаркадан «Жидегән чишмә» ансамбле, ул инде ике дистә елга якын бу төбәктә мәдәният хезмәте күрсәтә, алар «Каз өмәсе» күренешен сәхнәләштергән иде.

Тамашачылар әби-апалар итәгендәге уенчык казларның чын булып күренүеннән, казларны “йолыкканда” чын мамыклар очуы залдагы халыкны җанландырып җибәргән иде. Быел төркемнәр нинди әсәрләр әзерләп килер, моны тамашачы һәм жюри әгъзалары декабрьдә республика күләмендә узачак өченче фестивальдә күрер.

Быелгы фестивальгә үзгәрешләр кертелгән. Җыр, бию һәм нәфис сүз осталарыннан тыш, тагын милләттәшләребез декоратив куллану әйберләрен, шулай ук фотографияләрен дә конкурска тәкъдим итә ала.

Фестиваль инде башланды, ул ноябрь башында Балезино төбәгендә булып узды. Кистем авыл мәдәният йортында шулай ук Юкамен, Глазов, Игра районнарыннан килгән сәнгать осталары катнашты. Соңрак Сарапул һәм Можгада сайлап алу турлары булып узды.

Декабрь башында үтәчәк йомгаклау концертына сәнгатькәрләр Ижауга җыелачак. Җиңүчеләрне бүләкләү дә шунда булачак. Жюридә мәдәният, милли сәясәт министрлыклары белгечләре, җитәкчеләр булачак. Казаннан да вәкилләр килүе көтелә.

Шулай итеп, төркемнәр авылларда, районнарда сакланган татар халкының борынгы моңлы көйләрен, халкыбыз яратып башкарган биюләрне өйрәнеп, гореф-гадәтләребез, йолаларыбызны чагылдырган фольклор күренешләрне сәхнәләштереп алып килер, дип ышана оештыручылар. Шулай ук сәнгать бәйрәмендә катнашырга теләүчеләр саны да күп булыр дип өметләнә алар.
XS
SM
MD
LG