Accessibility links

Таҗикстанда яңа экстремизм куркынычы


Соңгы ике айда таҗик хакимияте илнең төньягында дини сугышчыларга каршы чараларын арттырды.

Таҗикстанның төньягында Кыргызстан һәм Үзбәкстан белән чиктәш Фәргана үзәнлегендә кешеләр күпләп яши. Биредә консерватив карашлы кешеләр һәм яшьләр күпчелекне тәшкил итә. "Бәлки шунлыктан Советлар таркалганнан бирле монда тынычлык урнаша алмады", дигән фикердә рәсмиләр.

Сүз соңгы вакытта Таҗикстанга янаган террор куркынычы турында бара. Фәргана үзәнлегенең Таҗикстанга караган өлешендә соңгы вакытта полиция сугышчыларга каршы һөҗүмнәрне арттырды. Дүшәнбе хакимияте илгә экстремист төркемнәр яный дип чаң суга.

Экстремизмга каршы көрәш

Фәргана үзәнлеге үзәгендә урнашкан Исфарада октябрь аенда полиция үтә динче бер төркемне фаш итүен белдерде. Бу милициянең экстремист сугышчыларга каршы соңгы айларда алып барган иң зур чарасы иде.

Полиция террорчылыкта гаепләнгән 4-5 кешегә ут ата. Бина эченә яшеренгән сугышчыларның 3се үлгән килеш табыла, икесе качып өлгерә.

Полиция сугышчыларның ким дигәндә берсенең чит илдәге сугышчылар лагерында күнегүләр үткән булуын белдерде.

Әлеге чарадан соң яртылаш янган Kоръән китабы табылды.

Мәдрәсәләр ябыла

Фәргана үзәнлеге мәчетләр һәм мәдрәсәләрнең күплеге белән игътибарны җәлеп итә. Вакытында төбәкнең иң зур мәдрәсәсендә Таҗикстанның төрле җирләреннән килгән 200дән артык шәкерт монда укыган.
Ябылган Чоркух мәдрәсәсе

Ләкин әлеге мәдрәсәдә укыган 3 кешенең Әфганстандагы АКШ коалиция көчләре тарафыннан кулга алынуыннан соң, 4 ел элек хакимият бу мәдрәсәне яба.

Шул ук вакытта хакимият илдә мәдрәсәләр ябылу сәбәпле, читкә барып укыган укучыларны да әкренләп илләренә кире кайтара башлады.

Читтә укыган таҗик укучылар кире кайтарыла

Бу айда Таҗикстан хөкүмәте таләбе белән Мисыр, Әзһәр университетында укыган 134 укучы Таҗикстанга кире кайтты. Таҗикстан хөкүмәте укучыларның радикальләшүен туктату максатында мондый карарга килүен белдерә.

Мисырның Әзһәр университеты дин дәресләре укытылган дөньяның танылган уку йортларының берсе.

Таҗикстан президенты Имамали Рәхман узган айларның берсендә таҗик ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, балаларын чит илләргә укырга җибәрмәскә чакырган иде.

Рәхман чит илдә укыган яшьләрнең радикаль агымнарга кереп китүен әйтә. Ләкин җирле имамнар дини сугышчыларга һәм хөкүмәтнең соңгы вакытта дингә каршы алып барган сәясәтенә тәнкыйть белдерә.

Таҗикстанда хатын-кызларга баш яулыгы кияргә, ирләргә сакал үстерергә рөхсәт ителмәве, мәдрәсәләрнең ябылуы халыкта хакимияткә каршы ризасызлыкны арттыра.

Халык хакимият һәм экстремистларга ризасызлык белдерә

Олы мәчет имамы Рәшидхан Сәет Мөхәммәдов экстремист һәм динче сугышчыларны хөкем итеп: "Ходай беркемгә дә ислам исеме белән бер кешене дә җәзаларга рөхсәт итми", ди.

Ул шул ук вакытта хөкүмәт күргән сәясәтне дә дөрес санамый. Аның фикеренчә, басымнар ахырда гыйсьянны арттырырга мөмкин.

Исфара шәһәреннән сәясәт белгече Асадулла Кәрим төбәктә экстремизм хәрәкәтенең артуы турындагы фаразларны кире какмый. Шулай да ул моны дин белән бәйләмәскә чакыра.

"Динилек экстремизмны яклауны аңлатмый", ди ул.

Берьяктан, хөкүмәт чикләүләр белән илдәге дини тормышны үз контроленә алырга тырыша.

Икенчедән, хәерчелек хөкем сөргән илдә халыкның сабырлыгы кими.

Яшьләр һәм эшсезлек

Нәтиҗәдә эш мөмкинчелекләре булмаган яшьләр бу сугышчы төркемнәргә күбрәк тартылырга мөмкин. Чөнки алар акча китергән һәр эшкә риза.

Мәгълүм булганча, илдәге ир-атларның инде күпчелеге акча эшләр өчен Русия кебек илләргә киткән. Калган яшьләргә исә илдә эш мөмкинчелеге юк диярлек.

Мисал өчен, милициянең сугышчыларга каршы башкарган чаралар узган Чокрухта 1980 елларда 21 корылма эшләгән. Төбәк халкының күпчелеге тулысы белән бу урыннарда эшләгән. Хәзер әлеге корылмаларның нибары 3-4се генә калган.
XS
SM
MD
LG