Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Татар тарихы”ның III томы тәкъдим ителде


"Татар тарихы" җиде томлыгының Алтын Урдага багышланган III томы
"Татар тарихы" җиде томлыгының Алтын Урдага багышланган III томы

Татарстан Фәннәр академиясендә әлеге китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасы үтте. Бу китап Алтын Урда чоры – татар тарихының иң әһәмиятле чорына багышланган. Анда монголлар явыннан алып Алтын Урданың таркалуына кадәрге чор тасвирлана.

1055 биттән торган күләмле китапны әзерләүдә Монголия, Америка Кушма Штатлары, Венгрия, Төркия, Тайвань, Казакъстан кебек чит илләр, Уфа, Мәскәү, Питербур һәм башка төбәкләрдән 42 галим катнашкан.

“Бу китап – Русиядә Алтын Урдага багышланган иң саллы басма”

Китап авторларыннан, галим Дамир Исхаков сүзләренчә, әлеге басма – соңгы дәвердә Русиядә чыккан Алтын Урдага багышланган иң саллы китап. Моның белән беррәттән китапның икенче бер үзенчәлеге – аның халыкара дәрәҗәдә хәзерләнгән булуында.

Галим фикеренчә, китап хәзерләнгәндә четерекле мәсьәләләргә зур игътибар бирелгән.

“Русиядә, дөресен генә әйткәндә, Алтын Урдага караш гел тискәре булып килде. Русиядә күптәннән килә торган “иго” сүзе бар. Менә шул проблем хакында без Америка галиме, атаклы белгеч Галперенга мөрәҗәгать иттек. Бу бүлекне ул язды. Без моны, соңыннан безгә карата шелтә булмасын өчен эшләдек.

Ул, әлбәттә, бездәге кебек элеккеге штамплар белән язмый инде. Чөнки ул бит билгеле әйбер: Алтын Урда чорында салым системы уннан бер өлешне тәшкил иткән. Мәсәлән, бүгенге көндә Мәскәүдән Татарстанга шундый салым салсалар, безгә бик яхшы булыр иде әле. Шуңа күрә бу китапта Галперен әфәнде, ул чордагы Алтын Урдага гел тискәре яктан гына карау дөрес түгел, дигән фикер әйтә”, ди Исхаков.

“Китапта җитешсезлекләр барыбер калды”


Дамир Исхаков сүзләренчә, китап бик күп әһәмиятле темаларны күтәрсә дә, аның җитешсезлекләре барыбер калган әле.

“Тулаем алганда, бу – калын китап. Әмма аның эчендә концептуаль проблемнар бар әле. Чөнки күпме генә тырышсаң да, барлык әйберне дә берьюлы язып бетереп булмый. Китапта шундый аерым өлешләргә кереп китү бар. Мин моны бер кимчелек дип саныйм. Аның шулай икәнлеге үзебезгә дә күренеп тора. Чөнки Алтын Урда чоры әлегә кадәр тиешенчә өйрәнелмәгән. Аннан соң бу китапны язган вакытта Татарстан галимнәренең үзләренә дә алга таба нык эшләргә кирәклеге сизелде”, ди ул.

“Алтын Урданы беренче чиратта кара үләт җимерде”


Исхаков Алтын Урда дәүләтенең җимерелүен моңарчы бик ишетелмәгән бер сәбәпкә бәйләп күрсәтә.

“Гадәттә бу темага бездә ялгыш карашлар яшәп килә. Минемчә, Алтын Урданы җимергән иң зур сәбәп ул – кара үләт. Моңа ваба авыруын да кертергә була. Бу авырулар XIV йөзнең беренче яртысыннан башланып, ул вакытның хәтта Европа халкын да кырып бетерә яза. Кара үләт Алтын Урдага бик нык тискәре йогынты ясый.
Китап авторларынның берсе, галим Дамир Исхаков

Аннан соң, Алтын Урда күчмә халыклар дәүләте булган дигән тагын бер ялгыш караш бар. Әмма Алтын Урда шәһәрләр дәүләте булган. Ул вакытта Идел буе шәһәрләр белән тулган булган. Хәзер без якынча 200 шәһәр урынын беләбез. Алар Идел буе, Кара диңгез буенда төзелгән шәһәрләр булган.

Менә шул шәһәрләрнең халкы бу авырулардан бик зур зыян күргән. Бик күп кеше үлгән. Бу исә икътисадка зур зыян салган. Шул ук вакытта монда бик күп аксөякләр үлгән һәм дәүләттә варислык системы җимерелгән. Әлеге авыру һөҗүменнән соң Алтын Урда бүтән аякка баса алмаган”, ди Исхаков.

Нәтиҗәдә сәүдә юнәлешләре дә үзгәргән. Юллар көньяккарак күчкән. Бу исә үз чиратында Алтын Урдага тагын да тискәре йогынты ясаган. Галим сүзләренчә, моның белән беррәттән дәүләт эчендә хакимият көрәшләре дә көчәеп киткән. Бу таркаулык Алтын Урдадагы башка халыкларның баш күтәрүләрен дә барлыкка китергән. Шул исәптән руслар да шул вакыттан көчәя башлаган.

“Минемчә Алтын Урданың таркалуында бер генә сәбәп булмаган. Төрле сәбәпләр булган. Монда экологияне дә уйларга кирәк, чөнки үләт юкка гына килеп чыкмый. Аның экологик сәбәпләре була. Аннан соң икътисади сәбәп тә бар һәм билгеле, сәяси сәбәпләр эчке таркалуны барлыкка китерә”, дип саный Исхаков.

Бу китапның тагын бер әһәмиятле ягы шунда: аның ахыргы битләрендә документлар җыентыгы да теркәлгән. “Чөнки адәм баласы тарихчылар фикерен укып кына түгел, ә шәхсән үзе шушы тарихи документларны укып уйланырга тиеш”, ди Дамир Исхаков.

Ни хикмәттер – тәкъдим итүдә китапның үзен түгел, ә аның рәсемен генә күрергә туры килде.

Рус телендә чыккан басманы Тарих институтыннан тәэмин итеп була. Бәясенә килгәндә, ул хәзергә 600 сум тора.
XS
SM
MD
LG