Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина өчен көрәшкә хатын-кызлар чыга


"Украина - Алинә түгел" (Путинның Алинә Кабаева белән мөнәсәбәтләренә ишарә)
"Украина - Алинә түгел" (Путинның Алинә Кабаева белән мөнәсәбәтләренә ишарә)

Октябрьдә “Фемен” кызлары Путинны Киевтагы Ленин һәйкәле янына чишенеп чыгып сәламләде. Шәрә кызлар яңа чараларга әзерләнә.

Киев университетында укучы студент кызлардан 2008 елда төзелгән "Фемен" оешмасы Украинада хатын-кызлар хокукларын яклаучы төркемнәрнең берсе.

“Без дөньяга хатын-кызларыбызның мескен хәлдә икәнен күрсәтәбез. Украинада хатынның урыны кухняда яки ятакта дип санала”, ди оешманың актив әгъзаларының берсе, икътисадчы булыр өчен укыган 22 яшьлек Александра Шевченко.

Кызларның беренче чаралары Украинада фахишәлекне “үстереп” торучы эшкуарларга һәм уку йортларында кызларга булган җенси басымга каршы иде.

Иран мәдәниятенә багышланган чарада кызлар зина кылу һәм ирен үтерүдә гаепләнгән Иран хатын-кызын яклап чыкты

Кыю кызлар протест чараларына чишенеп чыга. Аларның дөньяга мәгълүм булган беренче зур чарасы – быел февраль аенда президент итеп Виктор Янукович сайлангач булды. Кызлар Янукович тавыш биргән сайлау урынына чишенеп кереп: “Украинаны көчләргә юл куймыйбыз”, дип кычкырды.

Яңа премьер-министр Микола Азаровның хөкүмәт төзегәндә министр итеп бер генә хатын-кызны да билгеләмәвен дә "Фемен" кызлары тәнкыйтьләп чыкты.

“Безнең корал – тәнебез”

Кызларның протестларга ямьсез итеп күкрәкләрен күрсәтеп чыгулары хатын-кызны кимсетә дип уйлаучылар күп.

“Без киенгән килеш тә протест чараларын уздырдык. Әмма без күтәргән проблемнарга һәм безгә игътибар итүче юк. Безнең башка коралыбыз юк, тәнебезне күрсәтү оят түгел безгә”, ди Александра.

2009 елда Югары Рада каршында фахишәлеккә каршы "депутат кызлары" исемле чара узды

Чараларда 300ләп кыз катнаша. Әмма интернеттагы сәхифәләренә караганда аларның әгъзаларының саны 25 меңнән арткан.

2008 елдан бирле "Фемен" 30лап каршылык чарасы оештырган. Аларның барысы да диярлек бик кыска, әмма җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрлек булган.
XS
SM
MD
LG