Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аракысыз төннәр ничек үтә?


Татарстанда кичке уннан алып иртәнге унга кадәр 15%тан арткан спиртлы эчемлекләрне сатуны тыйган канун гамәлгә керде. Әмма бу тыю үз максатына ирешерме?

Җәмгыятебездә эчкечелек көннән-көн тирәнрәк тамыр җәя. Татарстан сәламәтлек саклау оешмаларында 40 меңгә якын кеше эчкечеләр исемлегендә чиратта тора. Яшьләр арасында 33% ир-егет һәм 20% кызлар көн саен спиртлы эчемлекләр куллана икән.

Татарстан Дәүләт шурасы бу чиргә каршы көрәш максатыннан берничә ай элек канун кабул иткән иде. Кичке уннан иртәнге унга кадәр 15 %тан көчлерәк дәрәҗәле спиртлы эчемлекләр сатуны тыйган әлеге канун 21 ноябрьдән башлап үз көченә керде.

Моннан ары әлеге канунны үтәмәүче сатучылар 2, ә оешмалар 40 мең сумга җәзага тартылачак.

Казанда бу канунга битараф калучылар булса да, күпчелек җавап бирүче бу тыюны хуплый. Кайберәүләр эчкечелеккә каршы көрәштә мондый тыюларның гына җитмәве турында әйтә.

Исемен Раил дип язарга кушкан бер егет эчкечелеккә карата мондый фикердә тора:

“Бу канун дәүләт җитәкчеләренең эчкечелеккә каршы бер җавабы кебек. Әмма моны җитәрлек дип әйтмәс идем. Чөнки безнең җәмгыятьтә эчкечелек – иң беренче проблемнарның берсе. Бу канун әлбәттә кирәк, әмма әйткәнемчә җитәрлек түгел. Бу авыруга каршы дәүләт, җәмгыять, гаилә буларак барыбыз да бергә көрәшергә тиеш”, ди Раил.

Алмаз Каюмов бу канунның гамәлгә керүенә бик шат булуын яшерми. Әмма берүк вакытта моннан соң сыйфатсыз аракы эшләп чыгаруның да артачагын белдерә.

“Мин бик риза бу канун белән. Ни өчен дигәндә, мин менә кичен эштән кайтканда, паркларда, йорт ишеге төбендә яшьләр җыелып, һәрвакыт спиртлы эчемлекләр эчәләр. Бу яшьләрне боза бит. Моннан соң бу күренешләр туктар, дип уйлыйм.

Канунның тискәре ягы да бар, минемчә. Ул да булса яшертен аракы сату очраклары барлыкка килергә мөмкин. Мондый аракы исә һичшиксез сыйфатсыз булачак”, ди Алмаз Каюмов.

Гүзәл Әхмәтова исә, Татарстанда аракы сату бөтенләй тыелырга тиеш, ди.

“Минемчә, бөтенләй аракы сатмаска дигән карар чыгарырга кирәк әле. Чөнки ислам кануннарында да аракы эчү тыела. Моннан чыгып мин бу канунга бик уңай карыйм. Кичләрен аракы сатуны тыю бернәрсәгә дә китермәскә мөмкин, бер караганда. Эчкән кеше барыбер эчәчәк. Әмма әз генә булса да тәртип керер, дип уйлыйм”, ди Гүзәл Әхмәтова.

Казан кибетчеләре бу канунга битараф карый. Күпчелеге бу хакта бик сөйләшергә теләмәсә дә, Пушкин урамындагы бер кибеттә эшләүче Наилә ханым мондый тыюның бернәрсәне дә үзгәртмәве турында әйтте.

“Бернинди үзгәреш тә юк дип әйтергә мөмкин. Кибетче буларак шуны күрәм: спиртлы эчемлекләрне элек күпме алган булсалар, хәзер дә шул күләмдә алалар. Эчкән кеше барыбер эчә. Йә алдан алып куя, яисә кичтән ала”, ди кибетче.

Кичке уннан соң аракы сатуны тыйган канун гамәлгә керде керүен, ләкин бу канунның кайбер яклары никтер аңлашылып бетми. Чөнки ресторан, кафе, барларда элеккечә спиртлы эчемлекләр сатуга чикләү кертелми. Димәк, теләгән кеше хәмерне бу урыннарга барып сатып ала алачак.
XS
SM
MD
LG