Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә мәчет төзелешенә каршы машина йөреше узды


Мәскәүдә ак байраклар һәм “Мәчеткә - юк, паркка – эйе”, дигән шигарьләр куелган дистәләгән машина башкаланың үзәге, Садовое боҗрасы буйлап йөрде.

Текстильщики бистәсендә мәчет төзелешенә каршы чараны оештыручы “Мой двор” хәрәкәте җитәкчесе Михаил Бутримов чараның мәчет төзелешенә каршы булмавын, буш урында һәр төрле төзелешкә каршы булганнарын белдерде.

Мәскәүнең көньяк-көнчыгыш бүлгәсе башлыгы Владимир Зотов журналистларга мәчет төзелмиячәк, дип белдергән иде. Шулай ук мөфти Нафигулла Ашировның да “һәр мәчет төзелеше бистәдә яшәгән халык белән киңәшләшеп башкарылырга тиеш”, дигән сүзләре булды.

Әмма каршылык чарасын оештыручы Михаил Бутримов мәчетне төземәү карары рәсмиләштермәгән, ди.

"Мөфтиләр шурасы төзелеш туктатыла дигән рәсми хат алмаган. Кәгазьләрдә һаман да бу җир дин йортын төзү өчен бирелә, диелгән. Бер ни үзгәрмәгән", ди Бутримов.

Мәскәүдә хәрәкәт тыгылган булуга карамастан, протест белдерүче машиналарны милиция туктатмаган, киресенчә аларга теләктәшлек белдерүчеләр күп булган, дип хәбәр ителә.

“Сова” мәгълүмат-аналитика үзәге рәисе урынбасары Галина Кожевникова Мәскәү хакимиятләренең дәшмәве вазгыятьне тагын да катлауландыра, ди.

Галина Кожевникова сүзләренә караганда, машина йөрешен уздыручылар мәчет урынына парк төзүне яклаучылар кебек күренә, чынбарлыкта алар белән үтә уңчылар, халыкның социаль проблемаларыннан ерак торучылар идарә итә.

Текстильщики бистәсендә мәчет төзү карарын 2009 елда ул чактагы мэр Юрий Лужков кабул итте. Ноябрь башында җирле халык Русия президенты Дмитрий Медведевка мәчет төзетмәүне сорап 10 мең имза куелган хат юллады.
XS
SM
MD
LG