Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Тантана” – “Оскар” шикеллерәк, әмма “Алтын битлек”кә охшамаган


"Тантана" билгесенең өлгесе
"Тантана" билгесенең өлгесе

Республикада театр тормышына аеруча яңалык алып килгән театрларга, артистларга һәм театр яратучы тамашачыга “Тантана” бүләге тапшырылачак.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, бу бәйгегә әзерлек эшләре озак кына барган. Җиңүчеләрнең һәркайсына 50 мең сум акча биреләчәк.
Артистларның уртача хезмәт хакы – 12,5 мең сум

Бәйге шартларын әзерләүнең башында торган Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының әдәби-драматик бүлек башлыгы Нияз Игъламов әйтүенчә, яңадан велосипед уйлап табып мәшәкатьләнмәгәннәр. Нигезгә Кушма Штатларның еллык милли кинематография сәнгате һәм фәне академиясе бүләге “Оскар” шартлары алынган.

“Тантана”ны тапшыру Камал театрында 2011 елның 27 мартында булачак. Мөгаен, Камал театры кереше баскычларына кызыл келәмнәр җәелер. Иләк аша үтеп җиңүгә өметләнүчеләр кәттә машиналардан төшеп фотографларның ялт-йолт иткән ут чагылышына “һолливудча” елмаеп залга үтәр. Һәм “Тантана” бүләге миңа тапшырылса гына ярар иде дип, конверт ачылганны көтәр.

Яңалыкка игътибар булачак

Гадәттә, татар итагатьлелеге кысаларында, моңа кадәр берәр бүләк тапшырыласы булса, озак эшләгән һәм берәр юбилее якынлашкан күренекле шәхескә бирергә тырыша иделәр.

Игъламов сүзләренчә, жюрида 9 кеше булачак. Ә мәдәният министры 2 тавышка ия булачак. Шулай итеп бәйгенең соңгы этабына чыкканнарның үлчәү тәлинкәсенең теге я бу ягына 11 тавыш салыначак.

Вәлиева һәм Игъламов
Зилә Вәлиева исә, жюрига үтә дә гадел кешеләр керәчәк, ди. Иң беренче чиратта театр сәнгатенә яңалык алып килүчеләр җиңәчәгенә дә ым какты. Кайбер журналистларның да бәяләүчеләр арасында булачагын белдерде.

“Звезда Поволжья” газеты баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов журналистлар бүләген тапшыру тәкъдиме белән чыкты.

“Иң яхшы тамашачы”, “Дебют”, “Намус һәм абруй” (Һөнәргә тугрылык), “Курчак театрының иң яхшы актеры”, “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле”, “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле”, “Иң яхшы хатын-кыз роле”, “Иң яхшы ир-ат роле”, “Ел вакыйгасы” номинацияләре каралган.
Республикада елына 60лап премьера куела

Республикада “Иң яхшы тамашачы”ны ачыклау тәҗрибәсе бар инде. Монда да велосипед уйлап табасы юк. “Иң беренче чиратта ул театрны яратырга һәм аңа йөрергә тиеш. Премьераларны карап баруы зарур. Мисал өчен, Чаллыда җиңүче бөтен премьераларны караган”, ди Зилә Вәлиева.

Татарстан бәйгесе Русиянең театрлар фестивале “Алтын битлек”тән дә нык аерыла. Анда бөтенләй башка номинацияләр каралган.

Зилә Вәлиева сүзләренчә, ел вакыйгасы бүләге иң күп гастрольләргә йөргәнгә дә, театрлар тормышына зур үзгәрешләр китергән әсәрне сәхнәгә куючыга да, я булмаса ниндидер бик яхшы китап чыгаручыга да бирелергә мөмкин.

Яшьләрне канатландырачак

Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры мөдире Роберт Мортазин бәйгенең гадел булуына ышана.

“Яшьләр театрында хезмәт хаклары бик кечкенә. Әгәр кем дә булса бу премиягә лаек була икән, ул безнең артистлар өчен зур бүләк булачак”, ди Мортазин.

Яшьләр театрында уртача хезмәт хакы бүген 10 мең сум тирәсе икән.

Әлеге бәйгедә дәүләт һәм муниципаль театрлар катнаша алачак. Әмма бу ярыш халык театрлары өчен түгел. Документларны февраль уртасына кадәр тапшырып бетерү кирәк. Башта, гадәттәгечә, сайлап алу туры узачак.

Игъламов фикеренчә, бәйге шартлары шушы арада тагын да мөкәммәләшәчәк.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, республикада елына 60лап премьера куела. Идел буе федераль бүлгесендә Татарстанга тиңнәр юк. Театрларда 500дән артык артист эшли. Аларның уртача хезмәт хакы – 12,5 мең сум.

“Тантана”да җиңүчеләргә 50 мең сум акча белән ниндидер сыннар түгел, ә түштамга биреләчәк.
XS
SM
MD
LG