Accessibility links

Норлатта юк ителгән төркемнең куышы табылган


Татарстан эчке эшләр министрлыгы видеосы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Төркемне юк итүдә Татарстан эчке эшләр министрлыгының 500ләп хезмәткәре, шул исәптән, ОМОН, махсус көчләр, БТРлар һәм бер боралак та катнашкан. (Министрлык видеосы)

Прокуратура хәбәр итүенчә, узган атна Норлат районында юк ителгән кораллы төркем Бутаиха авылы янында җиргә казылган куышта яшеренеп яткан.

Татарстан эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, республика Экстремизмга каршы көрәш үзәгенең Чистай бүлеге башлыгы машинасын шартлатырга маташкан бу төркемне юк итүдә министрлыкның 500ләп хезмәткәре, шул исәптән ОМОН, махсус көчләр, БТРлар һәм бер боралак та катнашты.

Татарстаннның эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров сүзләренчә, милиция хезмәткәре гомерен өзәргә теләгән өч җинаятьче, аларны кулга алырга теләгәндә, кораллы каршылык күрсәтте, һәм юк ителде.

Операция барышында җирле халык һәм милиция хезмәткәрләренә зыян килмәде.

Норлатта юк ителгән төркем турында төрле фикерләр бар. Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре аларны ваһабилар, пропаганда корбаннары дип саный. Чистай мулласы егетләрнең сугышка тартымы барлыгын белдерде.

Татарстан мөфтие урынбасары Илдус Фәизнең “Азатлык”ка биргән аңлатмасыннан күренгәнчә, кешегә каршы кулына корал алган кеше бандит булып кала.

Хәзер җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә. Татарстан прокуратурасының тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, төркем Норлат районы Бутаиха авылы янында җиргә казылган куышта яшеренеп яткан. Җир асты куышы яз көне үк казылган булган.

Куышта “буржуйка” миче табылган. Җинаятьчел төркем анда кыш уздырырга теләгән, күрәсең, дип белдергән тикшерү бүлеге.

Махсус хезмәткәрләр куышта өч пар кием һәм аяк киемнәре, җиһазландырылган йоклау урыннары һәм пистолетның тавышкиметкечен таба.

Моннан кала куышта шартлаткычлар ясау җайланмалары: таймер, чыбыклар, паяльник килеп чыга. Шулай ук хезмәткәрләр куышта “флешка” да таба. Флешкада корал ясау өчен төрле мәгълүмат, “Яшь мөҗәһит кагыйдәләре” китабы табылган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG