Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан парламентында төрек теле яңгырады


Төркия парламенты вәкиле Мурат Мәрҗән чыгыш ясый, 1 декабрь, Казан
Төркия парламенты вәкиле Мурат Мәрҗән чыгыш ясый, 1 декабрь, Казан

Татарстан парламентында Төркия депутатлары булды һәм яңадан Дәүләт шурасында татар теленең бик аз кулланылуын искәртте. Русиягә сәфәре кысаларында Төркия парламенты вәкилчелеге Казанга да килгән иде.

Татарстан депутатлары 1 декабрь утырышында бюджетка төзәтмәләрне караганнан соң, Төркия Бөек Милләт мәҗлесенең тышкы бәйләнешләр комиссиясе вәкиле Мурат Мәрҗән чыгышын тыңлады.

Ул Татарстан җитәкчелеген һәм депутатларын татарча сәламләргә тырышты. Әмма президент фамилиясе аңа бик авыр тоелды. Ул бу исемдә берничә тапкыр төртелде. Алай да, Төркия кунагы үз иле җитәкчеләренең "бөек татар халкы һәм Татарстан республикасы" на кайнар сәламнәрен төрекчә һәм татарча җиткерергә тырышты.

Мурат бәй төп чыгышын төрекчә ясады. Анда ул Төркия һәм Татарстан арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр, бизнес-проектлар, ике ил эшмәкәрләре хезмәттәшлеге, гасырлар буена барган мәдәни бәйләнешләр турында сөйләде.

"XX гасыр башында Төркиягә күчеп киткән татар зыялылары илнең мәдәниятенә зур йогынты ясады. Сезнең ата-бабаларыгыз илнең интеллектуаль генофонды үсешенә зур өлеш кертте. Татар тамыры булган 100 меңләп Төркия ватандашы халыклар арасындагы элемтәләрне арттырырга мөмкинлек бирә.

2011 елда узачак бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 125 еллыгы югары дәрәҗәдә үтәр һәм мәдәни яктан якынаю өчен тагын бер сәбәп бирер дип ышанам", диде ул.

Депутатлар аның чыгышын тәрҗемә аша тыңлады. Төркия кунагы нотыгын татарча тәмамларга булды. Авырлык белән булса да, ул берничә җөмләне татарча да әйтте.

Аңа җавап сүзе белән Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты. Ул парламентлар арасындагы хезмәттәшлек тарихы белән таныштырды. Икеара килешү Төркия парламентының элекке чакырылышы вакытында ук имзаланган иде, соңгы елларда даими элемтәдә торабыз, диде ул.

Татарстан парламенты рәисе җавап чыгышын күбесенчә урысча ясады. Депутат Туфан Миңнуллинның тәкъдименнән соң Фәрит Мөхәммәтшин татарчага күчте һәм рәхмәтләрен татарча да әйтте.

Төркия парламенты депутатлары Казан Федераль университетында булачак, анда Көнчыгышны өйрәнү институтына кереп чыгачак, алар Казанда укучы Төркия студентлары белән дә очрашырга тиеш.
XS
SM
MD
LG