Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбур ягындагы ятим балалар язмышы


Вәлиевлар гаиләсе
Вәлиевлар гаиләсе

Оренбур төбәгенең Татар Каргалы авылында яшәгән Динисламга кырык көн, Гүзәлгә өч яшь тулгач, башта әниләре, озак вакыт та үтми, әтиләре авырып вафат була. 68 яшьлек әби кулында ике ятим бала кала. Бу вакыйгадан соң инде унбер ел үтте.

Берничә ел элек Вәлиевлар гаиләсе турындагы әлеге хәбәр “Азатлык” радиосы аша яңгыраган иде инде. Унбер ел вакыт эчендә гаиләдә үзгәрешләр барлыкка килде: яңа йорт төзелеп бетте, балалар да үсте, гаилә бер кешегә артты.

Рәхилә Вәлиева
14 яшьлек Гүзәл бөтен гаиләнең кичке ашка җыелуын ярата. Ләкин һәрвакытта та болай булмаган.

Сиксән яшен тутырып килгән Рәхилә апаны, язмыш күп тапкырлар сынаган: тормыш иптәше бакый дөньяга китә, 11 баласыннан бүгенге көндә дүртесе генә исән. Улы белән килене дә, ике баласын калдырып, якты дөньядан киткәч, түрәләрнең: “Сез олы яшьтә булу сәбәпле, балаларны үзегезгә яздыра алмыйсыз”, дигән сүзләре әби кешенең йөрәгенә пычак кадау белән бер була.

Озак уйламый, абыйлары арасында үскән Гөлнәфис, Рәхилә апаның бердәнбер кызы, абыйсының балаларын үзенә ала. Кредит алып, яңа йорт булдыра, балалар үз ятимлекләрен сизмәсен дип, алар белән һәрвакыт бергә була. Әлеге вакытлар турында әниле-кызга хәзер дә сөйләве бик авыр.

Гөлнәфис Вәлиева тормыш иптәше Шамил белән
“Балалар минем өчен иң якын кешеләр”, ди Гөлнәфис .

Күптән түгел Гөлнәфис Шамил исемле егеткә кияүгә чыкты, гаилә әтиле булды.

“Инде хәзер безне тулы гаилә дип әйтергә дә була, балалар да өйрәнеп бара, бигрәк тә малай кешегә әти кирәклеге сизелә”, ди Гөлнәфис .

Динислам хәзер дүртенче сыйныфта укый. Ул инде булачак һөнәре турында да уйлана. “Минем футболчы буласым килә”, ди 11 яшьлек малай.

Динислам әтисе белән
Динислам , башка малайлар кебек, мәктәптә хезмәт дәресен үз итә: “Иң куанычлысы – үз кулың белән эшләгән әйберне әти белән әнигә алып кайтып күрсәтү”, дип саный ул.

Гүзәл мәктәптә бишлегә генә укый: яраткан фәне – математика. Ул әле мәктәптә яхшы укып кына калмый, барлык эшләрдә дә әүзем катнаша. Моны раслаучы – 9 ел буена тапшырылган күп санлы мактау кәгазьләре. Кыз биюләр белән дә мавыга. Кечкенә чагында аны әбисе белән әнисе, 25 чакрым ераклыкка Оренбурга, бию мәктәбенә йөртсәләр, хәзер андый мәктәп Каргалы авылында да ачылды. Сәхнә киемнәре әби белән оныгының хәтер хәтирәләрне яңартты.

Гүзәл әбисе белән
“Әбием, исеңдәме? Менә болары - кечкенә чагымда биегән чегән, клоун киемнәре һәм хәзергеләре – татар, заманча биюләренеке”, ди Гүзәл.

Киләчәктә Гүзәлнең хыялы – Казанга барып, мәдәният һәм сәнгать уку йортында белем алу.

Шулай 11 ел элек, бер ел эчендә, әтисез дә, әнисез дә калган ике сабый, бүген әбиле, әни-әтиле тулы гаиләдә яши.

Ятимнәрне балалар йортына бирмәү – халкыбыз арасында гадәти хәлгә әйләнсә иде.
XS
SM
MD
LG