Accessibility links

Кайнар хәбәр

“123 килешүе” Русияне атом чүплеге итә ала


"Маяк" атом ширкәте янындагы Мөслим авылының ташландык мәктәбе тирәсеннән үтеп йөрү тыелган
"Маяк" атом ширкәте янындагы Мөслим авылының ташландык мәктәбе тирәсеннән үтеп йөрү тыелган

“123 килешү”е имзаланган очракта ул Кушма Штатлар һәм башка илләрнең Русиягә атом калдыкларын кертүенә юл ачачак.

Атом калдыклары белән нәрсә эшләргә? Әлеге мәсьәлә инде шактыйдан күп кенә илләрне борчый. Русия белән Кушма Штатлар арасындагы “123 килешү” имзаланса бу мәсьәлә хәл ителер дә кебек. Ләкин бу бәхәсле һәм ике илдә дә каршылыклар тудыра.

Килешү нигезендә Кушма Штатлар үзләрендә кулланылган атом ягулыгын Русиягә җибәрә алачак. АКШ контролендә булган башка илләрнең электр станцияләрендә кулланылган ягулык шулай ук Русиягә юл алачак. Дөньядагы атом калдыкларының 80%ты Америкага туры килә.

Русия экологлары моңа аяк терәп каршы тора. Алар фикеренчә, бу документ имзаланса Русия атом калдыклары чүплегенә әйләнәчәк.

Русиянең элекке президенты Борис Ельцинның экология мәсьәләсендә киңәшчесе булган Алексей Яблоков илдә атом куркынычсызлыгы өлкәсендәге иң танылган белгечләрнең берсе.

Аның фикеренчә, бу килешү гамәлгә керсә Япония, Тайвань яки Көньяк Кореядан атом ягулыгы калдыкларын Русиягә формаль рәвештә эшкәртүгә, ә чынлыкта күмү өчен җибәрү юлындагы соңгы киртәләр юкка чыгачак.

Яблоков июль аенда хөкүмәткә карамаган Русиянең дистәләрчә экология оешмалары белән берлектә бу килешүне кире кагуны сорап, АКШ конгрессына мөрәҗәгать иткән иде.

Файда алмакчылар

Әлеге килешү Америка канунының 123нче маддәсе нигезендә шулай дип исемләнгән һәм ул ике як өчен дә файда китерәчәк диелә. Кушма Штатлар Русиянең уран ятмаларына үтеп керә алачак. Русия үзенең уран баету мөмкинлеген АКШ базарына тәкъдим итә алачак. Атом калдыкларын эшкәртеп, Русия хакимиятләре ун елда 20 миллиард доллар казануга фараз тота. Русиянең атом калдыкларын алуы аны эшкәртә алмаган башка илләр өчен дә файдалы.

Вашингтонда республикан һәм демократларның бер төркеме әлеге “123 килешү”енә каршы чыга. Алар Мәскәү атом өлкәсендәге хезмәттәшлек уңышларын АКШ дошманнары булган Венесуэла, Сирия һәм бигрәк тә Иран белән бүлешер дип шикләнә.

Әгәр Конгресс моны хупламыйбыз дип резолюция кабул итмәсә, ул 90 көннән автоматик рәвештә гамәлгә керәчәк. Моның өчен Конгрессның өч атна вакыты бар. Әгәр инде бу кабул ителмәсә, ул гыйнварга калачак һәм аны инде яңа сайланган Конгресс хәл итәчәк.

Һәркем үзенчә сөйли

Халыкара атом калдыкларын эшкәртү һәм саклау үзәген булдыру идеясы Русиядә инде күптәннән йөри. “Росатом” оешмасы моңа инде дистәләрчә ел теләктәшлек белдерә.

Аның вәкиле Сергей Новиков сүзләренчә, “123 килешү”ендә АКШ яки аның башка илләргә озатылган калдыклары һәм гамәлдән чыккан атом ягулыгы турында бер сүз дә юк.

“Әлеге алыш-биреш икътисади яктан тулысынча хисапланмыйча, без чит илдәге атом калдыгын Русиягә кертмибез”, ди ул.

Әмма Русия экологлары башка фикердә тора.

“Беренче чиратта сүз инде гамәлдән чыккан атом ягулыгы турында бара. Бу дөньядагы иң куркыныч калдыклар булып тора. Атомщиклар бу радиоактив калдыклар белән сәүдә булмаганын исбатлар өчен төрле юллар кулланачак. Һәм кәгазьдә бу чыннан да шулай булачак. Әмма хәзер Русия атом объектларында булган хәлләр чит атом калдыкларын урнаштыру булып тора, башка сүзләр белән әйткәндә - атом калдыклары белән сәүдә итү”, ди Гринписның атом мәсьәләләре белгече Владимир Чупров.

Гринпис Русиядә инде совет заманыннан калган 10 мең тонна эшкәртелгән атом ягулыгы саклана дип саный. Аларның кайберләре эшкәртелгән, әмма төп өлеше Красноярски янында күмелгән.

Әлеге килешү яклы булучылар бу атом калдыклары Русиягә эшкәртү шарты белән җибәрелә дисә дә, чынлыкта моның өчен әле бар мөмкинлекләр дә юк. Шуңа тирә-юньне саклаучылар бу калдыклар беренче чиратта күмеләчәк дип борчыла.

Шуңа тиздән Русиядә үзенчәлекле гөмбәләр үсеп чыга калса, моңа аптырыйсы юк ди экологлар.
XS
SM
MD
LG