Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырда оппозиция сайлауга бойкот белдерә

Мисыр оппозициясе бүген узучы парламент сайлавының икенче турына бойкот белдерә.

Беренче тур барышында парламентка президент Хөсни Мөбәрак дәүләт-демократик партиясеннән 200 ләп вәкил сайланды, ә “Мөселман кардәшләр” оппозицион хәрәкәте яклаган бер генә намзәт тә үтә алмады. Оппозиция хәрәмләшүләр һәм сайлаучыларга басым булуы турында әйтә.

Икенче тур барышында инде көндәшсез калган идарәдәге партия ныклы җиңү яулар дип көтелә.
XS
SM
MD
LG