Accessibility links

Кайнар хәбәр

WikiLeaks Вашингтон иминлек өчен зарур дип санаган урыннарны атады


WikiLeaks интернет сәхифәсе бар дөньядагы Вашингтон АКШның иминлеге өчен зарур дип санаган урыннар исемлеген чыгарды.

2009 елның февралендә АКШ дәүләт департаменты американ дипломатларыннан бар дөнья буйлап АКШның сәламәтлек саклау системы, икътисадый һәм дәүләт иминлеге өчен мөһим урыннарның исемлеген төзүне таләп итте.

Исемлектә су астындагы бәйләнеш юллары, төп элемтә чаралары, портлар, минерал ресурслар һәм стратегик әһәмияткә ия ширкәтләр дә бар.
XS
SM
MD
LG