Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан альманахы" татар шагыйрьләрен урысча сөйләштерә


Татар милли тормышы белән башка милләт кешеләре дә танышып барырга тели. Бу хакта "Казан альманахы"н киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсендә әйтелде.

"Казан альманахы"ның 6нчы санында башкалада яшәп иҗат итүче рус телле шагыйрьләр, проза осталарының әсәрләре дөнья күрде. Бу юлы калын журналда татар шагыйре Газинур Моратның “Норвегия дәфтәре”нә һәм сәяси золымга дучар булган татар зыялыларының фаҗигале язмышларына да урын бирелде.

Шушы көннәрдә Татарстан милли китапханәсендә үткән тәкъдим итү кичәсендә альманахта басылган авторлар, шигърият, нәфис сүз яратучы казаннар җыелган иде. Алар шушы әдәби-музыкаль кичәдә чыгыш ясады.

Бу чарада татар язучыларының әсәрләрен башка милләт кешеләренә тәкъдим итү өчен тәрҗемә итү кирәклеге турында да сүз булды. Язучы Вера Арямнова бу санда басылган сәяси золым елларында юк ителгән, төрмәләргә ябылган татар зыялыларының язмышлары турында укып тетрәнүе турында сөйләде. Мәсәлән, җәзалауларга түзә алмыйча үз-үзен үтергән язучы Җамал Вәлидине урысча да укыйсы иде, диде ул. Вера Арямнова 20-30 елларында булган хәлләрнең кабатлануыннан хәзер дә сакланырга кирәк, дип әйтте.

Рус телле җәмәгатьчелек татар шагыйре Газинур Моратның кайбер шигырьләре белән дә таныша алды. Аларны шагыйрь Наил Ишмөхәммәтов тәрҗемә иткән. Аерым алганда бу санда Газинур Моратның 2004 елда Норвегиягә барудан соң туган кайбер шигырьләре басылды. Кичәдә Наил Ишмөхәммәтов Моратның "Тишек акча" шигырен урысча укыды.

Татар шагыйрен бу илдә яшәү рәвеше, нефть чыгаручы Норвегиянең Татарстан белән уртак яклары һәм аерымлыклары шаккатырган. Газинур Морат тишек тәңкәләр, кроналарга багышлап шигырь язган булган. Бу әсәрен ул "Казан альманахы"н тәкъдим итү кичәсендә укып бирде.

Газинур Морат "Тишек акча" шигырен укый
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:19 0:00


Чит илләр темасын язучы һәм журналның баш мөхәррире Әхәт Мушинский дәвам иттерде. Ул Австриядә үткән 75нче халыкара язучылар корылтаена барып, анда алган тәэсирләре турында тәфсилле репортаж бастырган. Анда язылганча, татар язучыларының әсәрләре белән теләгән кеше инглиз телендә дә таныша ала. Корылтайның китапханәсенә инглиз теленә тәрҗемә ителгән берничә китап тапшырылган.

Татарстаннан барган язучыларның Прагадагы рус мәдәни үзәгендә очрашу үткәрүе һәм "Азатлык" радиосы хезмәткәрләре белән күрешүе турында да "Казан альманахы"ның бу санында укып була.

Татар әдипләре Прагада
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:09 0:00


Прагада чыгучы әдәби журнал белән танышу нәтиҗәсе буларак, бу санда Прагада иҗат итүче берничә язучының әсәре дә дөнья күрде. Андагы күрешүләр турында кичәдә, җырчы һәм проза остасы Эдуард Трескин сөйләде.

Шулай ук журналда язучы Туфан Миңнуллинның 75 яше уңаеннан аның афоризмнары урысча басылып чыкты. Авторның урыс телендә "Тәмамланмаган монолог" исемле китабына бәяләмә – "Казан альманахы" битләрендә.
XS
SM
MD
LG