Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә “Каз өмәсе" семинар сыйфатында үтте


Семинарда катнашучылар
Семинарда катнашучылар

Сембер татар мәдәни үзәгендә “Каз өмәсе”нә багышланган семинар-киңәшмә үтте.

Мәдәни үзәк бинасында семинар-киңәшмә узды. Аны милли мәдәниятләрне үстерү үзәге мөдире Нурия Туркова ачып җибәрде. Ул үз чыгышын ана телендә башлады:

“Хөрмәтле милләттәшләр, бездә бүген “Каз өмәсе” дигән темага семинар”.

Рамилә Сафина һәм Нурия Туркова.
Артабан урысчага күчеп, күп йола-бәйрәмнәребезнең онытыла баруына борчылу белдерде.

“Әгәр алар онытылып бетсә, үзебезнең дә халык буларак, юкка чыгуыбыз ихтимал. Онытылган гореф-гадәтләрне торгызып булмас инде ул. Шунлыктан аларны сакларга кирәк”, диде Нурия ханым.

Аннан соң сүз тоткан татар мәдәни үзәгенең җитәкчесе Рамилә Сафина:

“Халкыбызның күркәм бәйрәм-йолалары бик күп. Аларны саклап калырга һәм киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез. Шунлыктан быел без “Каз өмәсенә багышланган яңа форматта семинар-киңәшмә уздырырга җыелдык.

Күрүегезчә, татар мәдәни үзәге алдында базар гөрли. Анда каз гына түгел – үрдәк, күркә, тавык да сатыла. Халык яңа елны каршылау өчен күпләп сатып ала”, диде.

Мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе Әлфия Рамазанова урысча сүз тотты. Аның чыгышы "Каз өмәсе"нең элек-электән ничек оештырылуын тасвирлауга багышланган иде.

Әлфия Рамазанова
“Казларны йоннан тазартканда, халкыбызның яраткан җыры “Каз канаты” башкарыла. Кызлар үзара фикер алышалар, шаярышлар сөйлиләр. Соңыннан көянтәләр белән чишмәгә - казларны юарга баралар, аларны егетләр җыр-такмак, шаярышлар белән озата баралар”, дип сөйләде.

Әлфия ханымның чыгышы авыллардан килгән мәдәният хезмәткәрләре өчен методик күрсәтмә кебегрәк тә кабул ителгәндер. Хәер, алар да югалып калганнардан түгел икән. Чарада катнашкан мәдәният хезмәткәрләре дә бу җәһәттән үз сүзләрен әйттеләр. Карсун районы Уразовка авылы вәкиле Рәйсә Бихузина:

“Без үзебездә бу чараны да бәйрәмдәй оештырабыз. Үзебезнең үрнәкне район үзәгенә барып та күрсәттек. Бездә икенчерәк уза бәйрәм. Кичен егетләр һәм кызлар күмәкләп кич утыралар. Җыр-биюләр, мәзәкле уеннар белән. Шунда иртәгә булачак күңел ачу ысуллары да карала”, диде.

Чынлы районы Кәшә авылының мәдәният хезмәткәре Лилия Кәримова:

“Семинар-киңәшмәдә ишеткәннәр бу чараны тагын да яхшырак оештырырга ярдәм итәр. Киләчәктә каз өмәсе бәйрәмен оештырганда монда ишеткәннәребезне дә кулланачакбыз”, диде.

Семинар катнашучыларны Киров өлкәсендәге бер авылда махсус оештырылган "Каз өмәсе" сценарие белән дә таныштырды.

Кызганыч, "Каз өмәсе" тамаша сыйфатында күрсәтелмәде. Оештыручылар әйтүенчә, бу вазифа саф татар районы Иске Кулаткылыларга йөкләнелгән булган. Ләкин Сарытау өлкәсе чигеннән үк бозлы юллар кичеп, өлкә үзәгенә килеп җитәргә җөрьәт итмәгәннәр, күрәсең.
XS
SM
MD
LG