Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан филармониясе башсыз калды


 Данир Гайнуллин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән
Данир Гайнуллин Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов белән

Башкортстан филармониясе җитәкчесе Данир Гайнуллин вазыйфасыннан китте.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, узган атнада Башкортстан дәүләт филармониясендә бер төркем артистлар җитәкчелеккә каршы утырыш уздырган иде.

Артистлар филармониядә иҗади эшләү мөмкинчелекләре булмау, җитәкчелекнең дорфа эш итүе, хезмәт хакларын кисүләренә, филармониядә башкорт яшьләре иттифагын сыендырып, аларга уңай шартлар тудыруга каршы мөрәҗәгать кабул иткән иделәр.

Мөрәҗәгатьне егерме артист имзалады, алар арасында Русиянең һәм Башкортстанның халык җырчысы Флүрә Килдиярова, Башкортстанның халык җырчысы Вахит Хызыров кебек билгеле сәнгать әһелләре дә бар. Ул мөрәҗәгать Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитов һәм мәдәният министры Әскар Әбдрәзәковларга күндерелде.

Ниһаять, филармония җитәкчесе Данир Гайнуллин вазыйфасыннан китте. Мәдәният министры урынбасары Ирина Мәхмүтова сүзләренә караганда, Данир Гайнуллин үз теләге белән киткән, чөнки аның килешү вакыты чыккан.

Данир Гайнуллин мәдәният министрлыгының мәдәни һәйкәлләрне саклау үзәге җитәкчесе итеп билгеләнгән.
XS
SM
MD
LG