Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижау балалар бакчасында “Каз өмәсе” үткәрделәр


 “Каз өмәсе”ннән күренеш
“Каз өмәсе”ннән күренеш

Татар халкының йолаларын, бәйрәмнәрен үсеп килүче буынга тапшыру юнәлешендә эшләү балалар бакчаларында, мәктәпләрдә мөһим гамәлләрнең берсе итеп санала. Шуңа да халкыбызның көзге уңыш, муллык китергән бәйрәмнәренә багышланган чаралар бу көннәрдә күпләп оештырылды.

Ижау шәһәренең 116нчы балалар бакчасында “Каз өмәсе”нә багышланган кичә биш ел элек үткәрелгән булган. Шуннан соң бу бәйрәм онытылып торган. Быелгы кичәдә чыгарылыш һәм олы төркемгә йөрүче нәниләр катнашты. Алар инде татарларның бу борынгы йоласы турында мәгълүмат туплап өлгергән. Рузилә исемле кызчык әбисеннән казларны күп итеп үстереп, каз өмәләре ничек үтүе хакында белгән.

"Канат сатам" уены
Балалар бик кызыксынып, ниндидер бер могҗизага ышанып, әлеге бәйрәмдә катнашты. Каз өмәсенә бакча хезмәткәрләре нәниләрнең әбиләрен чакырган. Алар балаларны җыр белән каршы алды. Алар белән төрле уеннарда да катнашты, биеде.

“Каз өмәсе” бәйрәме балалар күңелендә кызыклы һәм борынгы йола буларак калсын өчен бакча хезмәткәрләре бик күп алымнар кулланган. Алар кичә дәвамында малай-кызларга төрледән-төрле хәрәкәтле уеннар һәм җырлар өйрәткән. “Канат сатам” уенында нәниләр күпләп һәм теләп катнашты. Балалар нәкъ авыл урамындагы егетләр-кызлар кебек кара-каршы басып, кызык итеп такмаклар әйтте.

Рәсилә Гатауллина
Бу күренешне күзәтеп, Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов авылда егетләрнең кызлар казларны юарга су буена киткәндә карап калуларын исенә төшерде. Үзенең дә кечкенә вакытында узышып-узышып канат сыпырулары хакында сөйләде.

Малай-кызларга төрле җырлы-биюле уеннар ошады. Балалар ул уеннарда бик теләп катнашты. Ә шулай да бәйрәмгә татар халык әкиятләре геройлары Шамкай белән Шукбайның килүе сабыйларга аеруча кызыклы тоелды.

Шулай итеп шәһәр мохитендә үсүче балалар борынгы йолаларыбыз турында бераз булса да мәгълүмат туплады.

“Каз өмәсе” бәйрәмендә катнашкан ата-аналар, әби-бабайлар мондый кичәләрнең кирәклегенә басым ясады. Алар, беренчедән, үзләренең яшь чакларын искә төшерсә, шул ук вакытта нәни оныклары белән бергә рәхәтләнеп күңел дә ачты. Шундый әүзем әбиләрдән Әлфия Рәҗапова, Айсылу Фазлыева булды. “Без оныкларыбызның татар гореф-гадәтләрен, йолаларын, мәдәниятен белеп үсүләренә бик шат”, дип бәйрәмнән сөенеп китте.

Ижау шәһәренең 116нчы бакчасында балаларны “Салават күпере” дип аталган програм нигезендә тәрбиялиләр. Киләсе сишәмбедә монда милли тәрбия бирү буенча бакча хезмәткәрләре үзләренең тәҗрибәсе белән уртаклашачак. “Башка уен-йолаларга нигезләнгән күренешләр белән бер рәттән “Каз өмәсе”н дә күрсәтергә әзерләнәбез”, дип уртаклашты татар теле белгече Рәсилә Гатауллина.

Удмуртия татар иҗтимагый үзәге җитәкчесе Фнүн Мирзаянов "Каз өмәсе"нә килгән кунаклар белән
XS
SM
MD
LG