Accessibility links

Кайнар хәбәр

Поляк-татар дуслыгына рәсми Мәскәү һәм Казан ничек карый?


Польша президенты Бронислав Комаровский татарларга куелган һәйкәл ачылышында
Польша президенты Бронислав Комаровский татарларга куелган һәйкәл ачылышында

Польша президентының татарларга куелган һәйкәл ачылышына килеп, анда татар тарихы турында җылы фикерләр әйтүе милли җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Кайбер белгечләр, анда Русия һәм Татарстан җитәкчеләренең катнашмавы зур сәяси хата булган, дип саный.

Татарларны менә ничек югары бәялиләр дип горурланучылар “Звезда Поволжья” газетына да шалтыратканнар икән. Бу газетның узган атнада чыккан санында Бронислав Комаровскийның чыгышы тулысынча басылып чыккан иде.

Анда Комаровский Польша татарларының Речь Посполитая дәүләтенә мактау алып килүе һәм аңа ихластан хезмәт итүе турында әйтә. Татарларның кыюлыгы, фидакарьләге турында аерым дәүләт башлыгы моңа кадәр беркайчан да шулай дулкынланып сөйләмәгәндер.

Финляндия Президенты Тарья Һалоненның узган җәйдә татар җәмгыятенә килүе һәм Русиягә килгәч татарларга игътибар итүе генә чыгарылма булып тора.

Комаровский исә аны да уздырып җибәрде. Ул Гданьскида татарларга һәйкәл ачылышына үзенең әнисен дә ияртеп килгән. “Яңа гасыр” телеканалы тапшыруында Комаровскийның әнисе дә үзенең татар чыгышы турында әйтте.

Атка атланган татар сыныннан торган һәйкәл нәкъ Русия президенты Дмитрий Медведевның Польшага сәфәре алдыннан ачылды. Бу инде Русиядәге иң борынгы дәүләтле халыкның тарихы белән Польшаның тарихи тамырлары уртаклыгына ишарәли.

Бер яктан караганда полякларны Русиянең рәсми сәясәте дошман итеп күрсәтә. Һәр елны 4 ноябрьдә Русиядә бердәмлек бәйрәме үткәрелә. Һәм аның сәбәбе итеп XVII гасырда полякларның Мәскәүдән куып чыгарылу тарихы күрсәтелә.

Димәк поляк илбасарларын Мәскәүнең рәсми үзәге булган Кремльдән чыгару Русия халкы өчен иң зур шатлыклы вакыйга, азат итү бәйрәме булып тора.

Шул ук вакытта, Русия пропагандасы һәм мәгърифәт системында һаман да Русия дәүләтенең иң хәтәр чоры – татар-монгол изүе булган дигән фикер әйтелә. Алтын Урда чорына мөнәсәбәт үзгәрә барса да.

Русиянең иң борынгы һәм зур дошманнары арасында татарлар һәм поляклар дигән фикерләр мәктәп дәреслекләренә дә, мәгълүмат чараларында да ачык итеп әйтелә.

Хәзер исә Русия Европа Берлегенә, Бөтендөнья сәүдә оешмасына керергә омтыла. Моңа Польшаның мөнәсәбәтен исәпкә алып, Мәскәү поляклар белән дуслашырга тели. Хәтта 20 мең полякны 1940 елда юк итүне Дмитрий Медведев Сталинның җинаяте дип таныды. Менә шушы дипломатик борылыш вакытында Польша җитәкчелегенең татарларга игътибар итүе Мәскәү алдында яңа мөмкинлекләр ача кебек.

Әмма Комаровскийның татар һәйкәле ачылышына килүе һәм аның чыгышы хәтта Татарстанның рәсми матбугатында да ачык итеп күрсәтелмәде. Бу хәлне бары тик “Яңа гасыр” каналының “Халкым минем” проекты һәм рәсми булмаган “Звезда Поволжья” газеты яктыртты. Бу газетның баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, Русиянең һәм Татарстанның рәсми җитәкчеләре әлеге вакыйганы күрмәмешкә салышты, дип саный.

Әхмәтов, бу һәйкәл ачылышына Русия президенты Медведев Татарстан президенты Миңнеханов белән бергә барган булсалар, халыклар дуслыгын ныгытуга зур өлеш керткән булырлар иде, дип яза.

“Ниндидер кара көчләр Медведевка анда бармаска киңәш биргән һәм шуның белән зур сәяси хата эшләнгән. Мөгәен, моның сәбәбе империячел комплекс булгандыр. Ничек инде ул алай? Польшада татарларга һәйкәл ачыла, ә урысларга ачылмый. Әллә поляклар шулай итеп Русия халыкларының бердәмлеген җимерергә телиме дип шикләнгәннәр”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, Республика җитәкчеләренең Гданьскида һәйкәл ачуга баруын Русиянең чит эшләр министрлыгы яратып бетермәс иде. Төркия премьер-министрының Татарстанга сәфәренә киртә салу, 50 төрек укытучысын Татарстаннан куу, Америка консуллыгын Казанда ачуга каршы килү дә шул ук даирәнең гамәлләре.

Польшада татарларга һәйкәл ачылганнан соң, Татарстан җитәкчелеге Польша президентын Сабан туена яки Республика көненә чакырырга тиеш, дип саный сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов. “Тик Русия тышкы эшләр министрлыгы аңа Казанга килергә рөхсәт итәр микән”, дигән сорау куя ул.

“Миңтимер Шәймиев, соңлап булса да, Гданьскидагы татар һәйкәленә чәчәкләр салса, дөрес булыр иде. Ярым иҗтимагый статуслы Шәймиевнең мондый гамәленә Русиянең тышкы эшләр министрлыгы да тыныч карарга мөмкин. Татарстанның Дәүләт шурасы татарларга һәйкәл ачылу уңаеннан тәбрикләү мөрәҗәгатен кабул итү дә дөрес булыр иде”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG