Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Кавказда христиан символларына каршы чыгалар


Георгий Победоносецның Мәскәүдәге һәйкәле
Георгий Победоносецның Мәскәүдәге һәйкәле

Бу көннәрдә генә Карачай-Чиркәс республикасында билгесез кешеләр өлешчә Георгий Победоносец һәйкәлен җимергән.

Белгечләр моны гади генә хулиганлык булмавын әйтә. Чөнки Победоносец христиан динендә изгеләрнең берсе санала. Борынгы Русьта изге Гергери (Георгий Победоносец) сурәте кенәзләрнең мөһерләрендә һәм акчаларда, ә патша заманында дәүләт гербында була. Нәкъ шушы кеше һәйкәленең башын ватканнар.

Бу беренче очрак кына түгел. Канәгатьсезлек Ставрополь краендагы Ермолов һәйкәленә карата да булган иде. Чечня халкы хөкүмәттән Минеральные Водыда ачылган бу һәйкәлне алырга үтенде.

“Кавказ сугышы вакытында тау халыкларына карата үтә дә рәхимсез булган әлеге кешене зурлау бернинди кысаларга сыймый”, дигән иде “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси шурасы сәркатибе Дукуваһи Габдрахманов Ставрополь крае җитәкчелегенә язган мөрәҗәгатендә.

Адыгеядагы журналист Лариса Черкесова да һәйкәлләргә каршылык белдерү урынлы дип саный

“Хәзер һәйкәлләр куелучы шәхесләр үз вакытында безнең адыгей халкын бүлүне башлап йөрүчеләр булган. Һәм алар күп кенә чиркәсләрне юк итүгә сәбәпче булган”, ди Лариса.

Моннан берничә ел элек “Чиркәс конгрессы” Сихерче Микулай (Николай Чудотворец) һәйкәленә дә каршы чыкты. Алар әлеге һәйкәлне Русия империясенең XIX гасырда Кавказны яулау символы булып торуын билгеләде. Һәм моңа дәлил итеп һәйкәл нигезендәге ташта “Кавказны буйсындыру өчен” орденын хәтерләткән тәре уелуын әйттеләр.

Микулай да Русияне саклаучы изге санала, аны данлаган һәйкәл бастырып урыслар Русиянең Кавказда мәңгегә калуын күрсәтергә тели, дип шикләнә җирле тау халыклары.

Лариса Черкесова сүзләренчә, христиан символлары белән бәйле һәйкәлләрдән тыш хәзер республикада еш кына тәреләр куя башлаганнар.

“Аларның саны хәзер меңнән арта. Һәм бу тәреләр күпчелектә шәһәрләргә, районнарга кергән җирләрдә һәм башка кеше күзенә чалына торган урыннарда куела. Бу тәре кую өчен тиешле документлар да юк. Җәмәгатьчелек мондый юлга каршы. Адыгея күпмилләтле республика булганлыктан андый дини билгеләр кешеләр игътибарын җәлеп итә торган урыннарда торырга тиеш түгел”, ди ул.

Черкесова әйтүенчә, һәйкәлләрдән тыш, бу тәре билгеләренә дә һөҗүмнәр булгалап тора.

Русия президентының Төньяк Кавказ бүлгесендәге вәкиле Александр Хлопонин субъект мөфтиләре белән очрашу вакытында Карачай-Чиркәстә Георгий Победоносец һәйкәлен җимерүне чираттагы провокация дип атады. Ул моннан бер ай элек чиркәүләрне яндыруны да искә алды.
XS
SM
MD
LG