Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев митинглар канунын имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев митинглар һәм йөрешләр турында канунга үзгәрешләрне имзалады.

Канунның икенче өлгесе Дәүләт Думасында 26 ноябрьдә расланып Федерация Шурасында хупланган иде.

Медведев “Митинглар турында” канунның беренче өлгесен ул ватандашларның ирекле рәвештә җыеннар, митинглар һәм демонстрацияләр үткәрүен кыенлаштыра дип имзалаудан баш тарткан иде.

Шуннан соң Дәүләт Думасында килештерү комиссиясе төзелеп беренче канун өлгесе үзгәртелде.
XS
SM
MD
LG