Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Чегем – татарга охшаш балкар авылы


Түбән Чегем халкы туристларны каршы ала
Түбән Чегем халкы туристларны каршы ала

Кабарда-Балкар башкаласы Нальчик шәһәреннән илле чакрым тирәсе ераклыкта урнашкан Түбән Чегем авылында төрки халык – балкарлар яши.

Чегем шарлавыгы – туристлар күпләп җыела торган иң матур урыннарының берсе. Тауда яшәгән халык күпләп кәҗә, сарык үрчетә, кул эшләрен туристларга тәкъдим итә, аның төп керем чыганагы шул.

Түбән Чегем халкы 1944 елның 8 мартында Сталин әмере белән унсигез сәгать эчендә Урта Азия республикаларына озатылган. 1957 елның 28 мартында гына аларга туган якларына кайту рөхсәте бирелгән.

Сугышка кадәр район үзәге булган Түбән Чегем авылы хәзер кечкенә авыл булып калган.

Республикада кабарда халкы 500 меңгә якын (55%). Балкарларның саны 105 мең тирәсе. Бу республикада яшәүче халыкларның 11% дигән сүз.

Чегем – төрекчә “чик” дигәнне аңлата. Чегем районы берьяктан Грузия белән дә чиктәшлек итә. Балкарлар – Кавказ тауларының иң югары нокталарында гомер итүче халык.

Түбән Чегем авылы халкы танылган якташлары белән горурлана: шагыйрь Кайсын Кулиев, Төньяк Кавказда хатын-кызлардан беренче генерал-майор Светлана Сабашева, танылган хирург, профессор Магомет Мостафаев һәм башкалар.

Төрки телле балкар халкы татар телен яхшы аңлый. Исемнәре дә, ризыклары да татарныкына охшаш.

Чегем авылында хатын-кызлар арасында күбрәк мондый исемнәр таралган: Фатимат, Халимат, Марзият, Сакинат, Шаһинат...

Балкар халкы – кунакчыл халык. Түбән Чегемдә кадерле кунакларны әйрән һәм гырдҗын (бавырсак) белән каршы алалар. Милли ризыклардан өстәлгә пешкән һәм кыздырылган ит, хычын (кыстыбый), хыбырт (кош теле) куела.

XS
SM
MD
LG