Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самарлар "мәскәү вакыты"на каршы чыга


Кремль сәгате
Кремль сәгате

11 декабрьдә көндезге сәгать 11дә Самарның үзәгендә урнашкан Ак йорт каршында “Самарга самар вакытын кайтарыгыз!” шигаре астында канәгатьсезлек чарасы узды.


Бу очракта сәяси көч булып, Самар Губерна Думасы депутаты туплаган төркем торды. Әле бер ел элек Михаил Матвеев Самарда Мәскәү вакытын кертүгә каршы чыккан иде. Ул вакытта Самар диварларын гел бертөрле язмалар “бизәп” торды: “Самарда Мәскәү вакыты юк!”

Бу төркемнең әйтүләренә караганда, җирле вакытны кайтаруны таләп итеп инде 20 000 имза җыелган да.

Коммунистлар юлбашчысы Алексей Лескин үз таләпләрен белдерде: “Җыенда күп оешмалар катнаша. Менә шуңа да бу – халык җыены. Хөкүмәтнең карарына ризасызлык белдерәбез. Хөкүмәтнең отставкага китүен таләп итәбез! Кайтарыгыз Самар вакытын!”

Губерна Дума депутаты Михаил Матвеев: “2011 елның мартында без зур митингка чыгачакбыз. Безне бер ел буена караңгылыкта тотканга хакимият безнең алда җавап тотарга тиеш”, диде.

Митингтан соң кабул ителгән таләпне Мәскәүгә, ил түрәләренә җибәрүне хуплап кул күтәрделәр.

Бу мәсьәләгә карата татарлар бердәм түгел. Яшьләр күбесенчә битараф. Олылар бик иртә караңгы төшү белән риза түгел: “Инде Ходай Тәгалә бүләк иткән вакытка да тыгылмасыннар иде”, диләр татар олылары.

Самар вакыты (SAMT) Мәскәү вакытыннан +1 сәгатькә аерыла. Ул Самар өлкәсе һәм Удмуртия республикасында 2010 елның 28 мартында бетерелгән иде.
XS
SM
MD
LG