Accessibility links

Кайнар хәбәр

Химки урманын яклаучылар мәхкәмә эшен дәвам итәчәк


Бүген Русия хөкүмәте комиссиясе утырышында Мәскәү-Петербур машина юлының Химки урманы урынына салыначагы турында карар кабул ителде. Юлның бу өлеше 2013 елда салыначак. Табигатькә булачак зыян өчен 4 миллион сум бүленәчәк.

“Мәскәү арты урманнары” коалициясе бу карарны канунсыз дип саный һәм аны кабат мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерә.

Русия президенты Дмитрий Медведев бу юлның Химки урманы урынына салынуы турында проект тикшерелгәндә башта ул җәмәгатьчелек фикеренә колак салучы булмаган, дип беддерде.

Президентның матбугат вәкиле Наталья Тимакова сүзләренә караганда, юл төзелеше турында ялгыш карарны Мәскәүнең элекке хакимиятләре кабул иткән. Хәзер инде төзелешне туктату мөмкин түгел, диде Тимакова.
XS
SM
MD
LG