Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина татар яшьләре җыен уздырды


Киев шәһәрендә беренче тапкыр Бөтенукраина татар яшьләре конференциясе үтте.

Татар йортында узган ике көнлек чарага Львов, Запорожье, Днепропетровски, Донецки, Лугански, Харьков, Киев, Кырымнан егермеләп татар яшьләре катнашкан. Шулай ук Кырымнан бер кырым татары да килгән.

Казаннан барган Бөтендөнья татар яшьләре җыены вәкиле Тәбриз Яруллин әйтүенчә, конференциядә катнашучыларның күбесе югары уку йортларында белем ала.

Конференцияне Киевтагы “Туган тел” татар мәдәни үзәге рәисе Кәнәфия Хөснетдинов ачып җибәргән. Шулай ук рәсми өлештә мәдрәсә җитәкчесе Фатыйх хәзрәт, “Украина халыклары яшьләре” оешмасы җитәкчесе Александр Тянь һәм башка вәкилләре чыгыш ясаган.

Мондый чара әле беренче тапкыр гына узу сәбәпле, быел күбрәк танышу, берләшүгә игътибар бирелгән.

“Безнең Русиядә узган җанисәп, ялгышмасам, киләсе елга Украинада да үтәчәк. Шуңа күрә алар яшьләрне дә шушы чарага юнәлттеләр. Алга таба аларны “Киев сандугачы”, Сабантуйда даими катнаштыру сөйләшүләре барды. “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәк-чәк-патины” уздыру, татар теле курсларын оештыру мәсьәләләре каралды”, ди Тәбриз.

Аның сүзләренчә, Русиягә якын булган өлкәләрдә яшьләр азмы-күпме татар телен, тарихын белә.

“Мәсәлән, Лугански, Донецкида чыгышлары белән Пензадан булган татарлар яши. Бу яшьләрнең барысы да татарча аңлый, ә яртысы белән туган телдә аралаша алдым”, ди ул.

Яруллин әйтүенчә, яшьләрне аеруча да ислам дине кызыксындыра. Конференциядә катнашучылар арасында Казандагы Русия ислам университетында белем алучылар да булган.

“Күбесе инде иманга килгән мөселманнар һәм намаз укыйлар. Шуңа күрә конференция барганда яшьләргә намаз уку өчен тәнәфесләргә тукталдылар”, ди ул.

Конференциянең икенче көнендә яшьләр Киевта булган мәдрәсәне карарга барган. Төрек иганәчеләре ярдәме белән булдырылган әлеге мәдрәсәдә ике ел дини белем алырга мөмкин.

“Аннары яңадан җыелып, мәгълүмат чаралары, интернет сәхифә булдыру турында сөйләштек. Казанның Украина яшьләренә нәрсә белән ярдәм итә алуы мәсьәләләрен күтәрдек. Резолюция кабул иттек”, ди Тәбриз Яруллин.
XS
SM
MD
LG