Казанда чәршәмбе көнне Шаляпин кунакханәсендә Идел буе федераль бүлгесе җәмәгать пулатлары һәм коммерциясез оешмалар өчен укулар башланып китте. Аны Русия һәм Татарстанның иҗтимагый пулатлары оештырды.
Русия иҗтимагый пулатының үсеш комиссиясен җитәкләүче Иосиф Дискин Киров, Самар, Түбән Новгород, Пенза, Оренбур, барлыгы 10 төбәк пулаты вәкиле һәм чакырылган кунаклар алдында чыгыш ясады. Ул урыннардагы коллегаларга Русия президенты Дмитрий Медведевның юлламасы һәм җәмәгать пулатлары алдында торган бурычлар турында сөйләде.
Аерым алганда ул Русиядә инкыйлаблар булмаячак, җәмәгать пулатының максаты – җәмгыятьтәге каршылыкларны булдырмау, дип белдерде.
Русия иҗтимагый пулат әгъзасе Дискин, урамдагы вакыйгалар илнең көн тәртибен билгеләргә тиеш түгел, дип белдерде.
Мәскәүдә, үткән шимбәдә Манеж мәйданында булган хәлләрдән соң гына илдәге милли сәясәт һәм миграция агымнары турында уйланырга мәҗбүр булдык, диде ул. Бу хәлләрдән соң тыныч, җитди, ышанычлы милләтара диалог алып бару кирәклеге күренде. Бу да иҗтимагый пулат бурычы, дип сөйләде Иосиф Дискин.
Берьяктан хакимият этник криминаль төркемнәрнең оешуына юл куйды. Бу, билгеле инде, ачуны китерә. Аның белән башкалар файдалана һәм бу нәфрәт артында башка криминаль төркемнәр торырга мөмкин, дип саный Русия җәмәгать пулаты әгъзасы.
Шул ук вакытта Иосиф Дискин милләтара татулыкка ирешер өчен Кавказдан килгән кешеләр белән катырак сөйләшергә тәкъдим итә.
"Русия – Европа түгел, бөтенләй башка дәүләт. Читтән килеп үз-үзеңне өеңдә кебек һәм аннан да начаррак итеп тотарга ярамый. Минем махсус чечен кешеләре белән сөйләшкәнем бар, алар яшьләребез өйләрендә үзләрен сездәге кебек тотса, 3 минут эчендә башларын борырлар иде, сез аларга үзләрен шулай тотарга юл куясыз, дип әйтә.
Бу – мәдәният һәм тәрбия мәсьәләсе. Аның өчен аларның башына сугарга кирәкми. Алар укыган җирдә яки башка урыннарда очрашып аңлатырга кирәк: "Бетте егетләр, я сез мәдәниятле нормаларга күнәсез, я чемодан, вокзал... Яки аннан да ары, бездә поездлар Көнчыгышка бик еракка барып җитә ала", дип белдерде Русия җәмәгать пулаты вәкиле.
Иосиф Дискин, бу низагның тамырлары 20 ел буе илдә милли сәясәтнең үткәрелмәве, хакимиятнең читтән килүчеләрнең интеграциясе белән шөгылләнмәүгә барып тоташа, дип саный. Татар гореф-гадәтләренең рус мәдәниятенә интеграциясе бу мәсьәләдә иң яхшы үрнәк була ала, диде ул.
Шул ук вакытта Русия үзенең милләтара татулык һәм башка диннәргә түземлелек традицияләрен югалтмаска тиеш, ди Иосиф Дискин. Бу бик җитди сораулар һәм бу хакта җәмәгать пулатында сөйләшергә кирәк.
Шуннан соң үзенең чыгышында Русия җәмәгать пулатының комиссия башлыгы бүгенге җәмгыятьтәге әхлакый нормаларга таянырга кирәклеге турында сөйләде. Җәмгыять урлашу һәм башка тыелган гамәлләрне кабул итмәгәндә генә, илдәге институтлар өчен ныклы нигез булачак, дип әйтте ул.
Аннан соң сорауларга җавап биргәндә, Дискин Ходорковскийның беренче мәхкәмә эшен мисал итеп китерде. "Документлардан ап-ачык күренә – ул салымнар түләмәгән. Бу эштән соң башка нефть ширкәтләре салымнарны түли башлады, казна тулды", диде ул. Русия пулаты вәкиле аның сәяси карашлары турында бер сүз дә әйтмәде.